Район мәдәният йортыннан конкурста Шайдуллин Илсур һәм Каримуллин Таһир чыгыш ясап дипломга лаек булдылар.
Барлыгы уеннарда 5 команда, 70 уенчы катнашты. Уеннын нэтижэлэре:Шэдке -Кибэхужа, счет 7:2, Тилэже - Алан счет 5:1, Максабаш -Мэтэскэ, счет 0:5 Судья - Ибраев И.К, баш секретарь - Нурсаетов Ф.Ф.
7 февраль көнне Алан авылы китапханәсендә, районнан килгән вәкилләр, Алан җирлеге башлыгы, өлкән яшьтәге авыл активы, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы чираттагы очрашу узды. Чарада катнашучылар белән авыл тарихынында узләреннән зур өлеш керткән һәм тирән эз калдырган якташларыбыз турында фикер алышулар, “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгән күргәзмәдәге материаллар белән танышу булды. Проект турында һәркем үзенең фикерен җиткерде.
Альбомда Татарстан гербы, Татарстан флагы шулай ук Татарстан гимны урын алды. Китап укучыларыбыз бу альбом белән якыннан танышып Татарстан символларының аңлатмаларын укый алдылар.
Балалар фашизмның кешелек тарихында иң зур афәт буларак үз нәфрәтләрен җимерергә сайламавын белделәр. Өлкәннәр дә, балалар да сугыш шаһитлары гына түгел, анда катнашучылар һәм корбаннар да була. Әңгәмә барышында без герой-балаларның кыска, әмма якты тормышы белән таныштык. Болар-Зина Портнова, Леня Голиков, Нина Куковерина, Валя Котик һәм башкалар. Аннан соң балаларга Бөек Ватан сугышы вакытында балаларның ныклыгы сурәтләнә торган китаплар таратылды.
Китапханәдә бу көнгә "Читая книги о войне, мы помним подвиги героев!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
Китапханәче балаларга Татарстан Республикасы гербының республикабызның дәүләт символы булып торуы һәм 1992 елның 7 февралендәге 1415-XII номерлы Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән раслануы турында аңлатты, Республикабыз символлары, андагы төсләрнең әһәмияте турында сөйләде. Биредә шулай ук, канатлы барс турындагы риваятьләр искә төшерелде һәм Гербта сурәтләнгән һәр символның әһәмияте төшендерелде. Бу тарихи сәгать яшь буынга Татарстан Республикасы тарихының данлы битләрен искә төшереп торыр һәм балаларда туган илебез белән горурлану хисләре тудырыр дип ышанабыз.
Бүген Шәдке балалар бакчасында куркынычсызлык темасына карата,әти-әниләр һәм балалар арасында оештырылган рәсем һәм кул эшләре бәйгесенә нәтиҗә ясалды.Бәйгенең максаты әйләнә-тирә тормышта балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә ата - аналарның компетентлыгын арттыру, гаиләләрне педагогик хезмәттәшлек нигезендә тәрбия процессында катнашырга җәлеп итү. Конкурс нәтиҗәләре буенча төркем тәрбиячеләре, балалар бакчасы фойесында күргәзмә оештырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми хисап җыелышы узды. Чара башланыр алдыннан кунаклар Министрлык бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар җәмгыятьләре җитештергән продукция күргәзмәсен карадылар, биредә җтөрле ит продукциясе, казылыклар, камыр ризыклары, татлы әйберләр, сәламәтлек өчен файдалы чәй үләннәре бар иде.
На собрании участвовали Глава Тюлячинского муниципального района РТ Ильдус Зарипов, учредитель ООО «Игенче» Дамир Каюмов, начальник Управления Ралиф Низамутдинов.
С основным докладом выступил директор ООО «Игенче» Рафис Яхин и с докладами по отраслям выступили главные специалисты хозяйства. Завершилась отчетное собрание вручением Почетных грамот, Благодарственных писем, подарков передовым работникам хозяйства и концертными номерами.
Китапханәче Гильмутдинова Р. “Тәмле сүз” китабы белән таныштырып, шигырьләр, хикәяләр аша әдәплелек, шәфкатьлелек турында сөйләп үтте. Балаларга дәрестә, урамда, өстәл янында, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.