ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2019 елга 1 санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.

Конкурста барлыгы 7 бала катнашты. Бәйгедә башкару осталыгы, сөйләү һәм сәхнә культурасы бәяләнде.

2019 елның 6 февралендә «Батыр» спорткомплексы һәм «Дулкын» йөзү бассейны базаларында,  Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.

Баландыш төп мәктәбе I-IV баскычта 3 урын алды.

Шәхси нәтиҗәләр бунча Заббарова Ф. – 1 урын, Хайретдинов И. - 2 урында. (Укытучы – Заббаров А.Ф.) Котлыйбыз!


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Ярышта оешма-предприятия вәкилләре, мәктәп укучылары һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнаша алды. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

2019 елның 8 февраль  көннендә Сауш авылында   яшәүче тыл  ветераны  Гатауллина Фатыма Гатаулла кызына   90 яшь тулды. Шул уңайдан Фатыма апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2019 нчы елның 8 февралендә Олы Мәтәскә мәктәбендә  Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Олы Мәтәскә мәктәбе коллективы белән берлектә менә инде 25 нче тапкыр 2001 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында М.Ногуманов истәлегенә багышланган көрәш беренчелеген  уздырды. Барлыгы  10 мәктәптән 107 укучы  катнашты.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

7 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы "Батыр" спорткомплексында ГТО нормаларының 1 этап нормативларын тапшырды.  Нормативларны тапшыруда 6-8  нче  баскыч ГТО яшенә туры килгән 27 хезмәткәр катнашты. Хезмәткәрләребез үзләренең физик мөмкинлекләрен түбәндәге төрләрдә сынап карадылар: урыннан озынлыкка сикерү, аркада ятып тору урыныннан гәүдәне  күтәрү ,  йөз түбән ятып идәннән этелү, гимнастик эскәмиядә басып  алга бөгелү, «Дулкын» бассейнында йөзү.  Барлык хезмәткәрләребез дә  нормативларны  уңышлы үттеләр.

Чара башында  авылның бүгенге хәле белән таныштырдылар. Аннары чакырылган кунаклар авыл тормышы һәм тарихы белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бу кешеләр барысы да Ватаныбызны торгызуга һәм үстерүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Яшь буын бу хакта онытмасын һәм бу тәҗрибәне үзләштерсен иде, чөнки авылыбызның киләчәк тарихы аңа бәйле бит. "Үз тарихыңны яхшы бел!" дигән күргәзмәгә авыл тарихы турында альбомнар куелды, катнашучылар бик күп кызыклы мәгълүмат саклана торган бу папкалар һәм альбомнар белән таныштылар.

Буген китапханәбездә 37 ел район электр челтәрен җитәкләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Нәҗметдинов Камил Тимергали улы үзе эшләгән чордагы истәлекле вакыйгалар белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International