ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Әңгәмә башында без уңышсыз сайланган һөнәр тарихы белән таныштык. Сүз табиб һөнәре турында барды.  Балалар алдында "һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска?» Без һәр булачак студентның укырга кая барырга теләве турында ачыкладык.  Татарстанның югары уку йортларының һәм урта махсус уку йортларының буклетларын карадык. Хәзерге вакытта илебездә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуы турында сөйләштек.

Һөнәр сайлаганда үз сәламәтлегең торышын исәпкә алырга, үз сәләтен һәм мөмкинлекләрен белергә кирәк.  Очрашу ахырында без егетләргә имтиханнарны уңышлы тапшырып, билгеләнгән максатка ирешүләрен теләделәр.

Иске Җөри урта мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәгенең “Юнармеец” (җитәкчесе Сахапов Рафик Имамиевич), “Рукодельница”  һәм “Дети природы” (җитәкчеләре Набиуллина Рафилә Рафил кызы) түгәрәкләренә йөрүче укучылар “Блокадная ласточка” дип исемләнгән акция оештырдылар. Әлеге карлыгач сурәте сугышчыларның тиздән туганнары һәм якыннары белән очрашуга өмет символы булып торган.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы Әхмәтҗанова Н.Н.  “Геометрия оригами күзлегеннән” дип исемләнгән мәктәпкүләм ачык чара үткәрде. Әзерлек этабында укытучы оригами техникасы эшләмәләреннән  гаҗәеп күргәзмә оештырды.Оригами – гади кәгазьдән соклангыч фигуралар ясарга, иҗади эшчәнлек дөньясына керергә мөмкинлек бирә торган мавыктыргыч хобби. Чара барышында укытучы  оригами тарихы белән таныштырды, кәгазь бөкләү ысулларын күрсәтеп мастер- класс үткәрде. Япон сәнгате укучыларны  нәзәкатьлелеге белән җәлеп итте. Оригами укучыларның фикерләү сәләтен  үстерә, пөхтәлек формалаштыра, тынычландыра, укытучы шуңа күрә дә бу теманы сайлаган.

Ә бит бу сүзләрдә хаклык чыннан да зур. Сәламәтлек безнең иң зур байлыгыбыз. Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта. Шушы максатны куздә тотып, бүген районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру уткәрде. Балалар табибы җитәкчелегендә узган әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде. 

Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан ведет оперативный мониторинг в сфере кредитования агропромышленного комплекса страны.

Сегодня в Министерстве состоялось чествование чемпионов, призеров и тренеров по борьбе на поясах. Чемпионов наградил Президент Федерации спортивной борьбы на поясах РТ, заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов. В мероприятии также приняли участие исполнительный директор Федерации борьбы на поясах РТ, генеральный секретарь Международной Федерации борьбы на поясах Хабир Хабибуллин.

Блокада 872 көн – 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр озайтыла. Бу куркыныч, ач, рәхимсез вакыт иде. 25 гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханәсе Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан, «Блокада прорвано кольцо" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә Ленинград блокадасы, хәрби вакыт, исемсез геройлар турында әдәбият тәкъдим ителде.

Бүген без Шәдке балалар бакчасында «Шалкан» экиятен уйнадык.  Балалар уенда бик теләп катнаштылар, мөстәкыйль рәвештә рольгә кереп уйнадылар. Бу чара алар өчен бик кызык һәм мавыктыргыч булды.

Бүген Шәдке балалар бакчасында  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  презинтация ярдәмендә кышкы урман белән таныштылар. Анда балалар бик кызыклы эйберләр күреп белделәр. Урмандагы хайваннар, кошлар  белән  таныштылар,аларның кышкы тормышларын  якыннан күрделәр. Балаларга бик күңелле булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International