ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Чарада нигездә урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр катнашты . Алар төрле программада катнаштылар ,анда алар өчен күңелле конкурслар һәм уеннар әзерләнгән иде, иң актив катнашучылар үз призларын алды. Авыл халкы бәйрәм оештыруыннан канәгать калды .

Чара барышында балалар Татарстан Республикасы музейлары турында мәгълүмат алды. Соңрак, яңа алган мәгълүматкә таянып, сорауларга җавап бирделәр. Викторина тәмамланганнан соң, балалар өчен клубта биюләр булды.

Камилә дәрәҗәле икенче урынны алды, ә «Мисолька» ансамбле өченче урынны яулады. Алар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр, Җитәкчеләре Биктимирова Рузия «Виктория»балалар иҗат йорты фодыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укучыларыбызга һәм аларның укытучыларына киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез

Әлеге чарада Балалар иҗат үзәге коллективы да актив катнашты. Яңа елның тәүге чаңгы ярышы бик оешкан һәм мавыктыргыч төстә узды.

                                                                            

12  нче гыйнварда Теләче  авылы чаңгы базасында чаңгыда шуу чорын ачу унаеннан олылар һәм яшьләр арасында  район  чаңгы ярышлары булып узды.  Теләче урта мәктәбе укучылары  Шәймарданова Алия  1 урынны, Фатхуллина Зарина  2 урынны, Ибраев Ильмир,   Тимерханов Аяз һәм Фатхуллина Фадиля  3 нче урыннарны   яуладылар. Теләче урта мәктәбе  физкультура укытучылары    Салихова Зөлфия һәм Хәкимов Рафил  ярышта 2 нче урынны, Гәтиятов Рәсип 3 нче урынны  алдылар.  Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Тыюлыкны булдыру максатлары, географик урнашу, тыюлыкта яшәүчеләр турында кыскача мәгълүмат тупланган. Шулай ук милли парклар турында да сөйли, анда кабатланмас ландшафт комплекслары, археологик, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр нык бәйләнгән. Шулай ук китап күргәзмәсе буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.

Барлыгы 250 спортчы –Татарстан Республикасы рейтингы лидерлары һәм сайлап алу турларында җиңүчеләр катнашты. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат Улы Җаббаров, Расип Рәшит улы Гатиятов укучылары катнашты.

        Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 12 урынны алды.

Тагын бер мәртәбә өмет – хыялларыңны күңелдән кабатлап, аларның тормышка ашасына ихластан ышану, чыршы тирәсендә җыр- биюләр белән кинәнеп күңел ачу, яңа елның инде чынлап та башлануын тагын бер кат искә төшерә ул. 12 январь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Дуслар җыелган җирдә" дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Килгән тамашачылар төрле уеннар уйнап, җырлап – биеп күңел ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International