ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Мондый төр ярышлар үткәрү районда күркәм гадәткә әверелде.  Мәктәп укытучылары һәм укучылары, пенсионерлар  бу спорт чарасыннан читтә калмаган иде. Иске Җөри урта мәктәбе укучылары Давлетшина Айзилә һәм Сәлимов Булат 1 урынны, ә башлангыч сыйныф укытучысы Н.Р.Бадриева 3 урынны яуладылар. Аларга алга таба да уңышлар телибез!

Быел татар шагыйре  Фатих Кәрим тууына 110 ел  тулды. Теләче урта мәктәбендә бөек татар  шагыйре  Фатих Кәримгә   багышланган дәресләр үтте.  Укучылар  Фатих Кәримнең  тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр.  Татар теле һәм әдәбияты укытучылары    З.Н. Әсәдуллина  һәм Г.Н. Шәяхметова   дәресләре  балаларга  бик ошады.

Дәүләт хезмәтләре Порталы аша эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәр җибәрә аласыз (gouslugi.ru). 

2019 елның  15 январендә  Олы Мәтәскә  авылы мәдәният йортында Олы Мәтәскә  авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Олы Мәтәскә  авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Валиуллин М.А. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Халык жыены Олы Мәтәскә , Югары Мәтәскә , Лесной бистәсе  мэдэният йортларының узешчэннәре чыгышлары белэн башланып китте.

2019 елның 15 гыйнвар  көнендә Олы Мишә авылында яшәүче тыл ветераны Салихов Мирсәет Тимершаех улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мирсәет абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Совещание проходило под руководством Главы муниципального района Ильдуса Зарипова с участием начальника Главного государственного сельскохозяйственного управления племенным делом в животноводстве Минсельхозпрода РТ Рашата Зарипова, начальника Управления Ралифа Низамутдинова, руководителей, зооветспециалистов сельхозформирований, глав крестьянско-фермерских хозяйств и глав сельских поселений.

14 - январь көнне  Шәдке Мәдәният йортында авыл җыены булып узды.Ел да оештырыла торган бу җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатыйхович һәм районыбызның башка тармак җитәкчеләре катнашты. Бу җыенда безнең  Шәдке балалар бакчасы мөдире Шайхиева Г.М.балалар бакчасының  2018 -ел эшчәнлегенә кыскача анализ ясап китте.


13
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Барлыгы уеннарда 5 команда, 65 уенчы катнашты. Уеннын результатлары: Тилэже -Шэдке, счет 4-4, Телэче -Алан, счет 7-1, Телэче - Мэтэскэ, счет 10-5. Баш судья - Мобэрэкшин Ф.М., баш секретарь - Нурсаетов Ф.Ф.

"Исәнме, Яңа ел  бәйрәме!" исем астында, Баландыш авыл мәдәният йортында   13.01. 2019  көнне балалар өчен чыршы бәйрәме узды.  Бәйрәмгә иң кечкенә тамашачылар килде  һәм могҗиза дөньясына чумдылар. Матур итеп бизәлгән зал һәм яңа ел чыршысы күзләрне шатландырды.

Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р.Ш.ның котлау чыгышы белән башланып китте.Ул яшь тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә бары тик иң яхшы һәм  иң изге теләкләрен җиткерде.Бәйрәмнең иң мөһим вакыйгасы -кыш бабай килү булды.  Һәр бала матур шигырен  сөйләп Кыш бабайдан Яңа ел бүләге алды. Спонсор тарафыннан әзерләнгән 200 бүләк үз иясен тапты. Бу шатлыкны балаларга аниматорлар бүләк итте. Шулай ук балалар өчен батут куелды һәм баллы күчтәнәчләр әзерләнде.

Кар көртләре, чыршылар, кар сыннары янында, шулай ук яшәешчән кешеләр даирәсендә Яңа Ел кәефе безне бер генә минутка да калдырмады. Конкурслар, уеннар, биюләр оештырылды, концерт номерлары белән авыл халкы да, якын-тирә авыл үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Чара «Татарстан " ГТРК журналисты тарафыннан яктыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International