ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә Яна ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Мәктәп территориясе кар сыннары белән бизәлде. Сыйныф бүлмәләренә бәйрәм төсмере керде. Укучыларыбыз яңа ел тамашасына әзерлек эшләре алып баралар. Һәр сыйныф иҗади эшли.

Анда «Веста», «1000 советов», «Чаян», «Эхо веков», «Сөембикә», «Татарстан», «Казан» журналлары тәкъдим ителгән иде.  Быел 25 яшь тулган «Татарстан» журналы турында сөйләштеләр, интернеттагы журналларның электрон версиясен карадылар.

Безнең килүчеләр теге яки бу журналның нинди материаллар барлыгын белделәр: танып-белү, күңел ачу, юмористик, әдәби журналларның үзләре алачагы турында сөйләделәр.

Ч. Айтматов әсәрләре дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән, 126 илдә чыгарылган. Алар арасында «Трудная переправа» (1956), «Джамиля» (1958), «Первый учитель» (1961), «Белый пароход» (1970), «Пегий пес, бегущий краем моря» (1977), «И дольше века длится день» (1980), «Плаха» (1986) повестьлары һәм романнары бар.

19 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе китапханәчеләре Теләче урта мәктәбендә булдылар һәм 9 сыйныф укучылары өчен Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган тематик сәгать үткәрделәр. Тематик сәгать барышында китапханәчеләр укучыларны язучының биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырдылар, презентация күрсәттеләр, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар һәм Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» китабын тәкъдим иттеләр. Бу китап Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова турында язылган.

Әти-әниләр һәм укучылар конкурста бик теләп катнаштылар. Бу эшләрдән мәктәптә күргәзмә оештырылды. Күргәзмә бөтен кешегә Яна ел рухы остәде.

Безнең Шәдке балалар бакчасының тәрбиячеләр “Иң яхшы театр уенчыгы”дип исемләнгән конкурсында катнаштылар һәм  түбәндәге урыннарны алдылар:

Валимухаметова Инна Геннадьевна – 3 урын,

Касимова Гузалия Сайфулловна – 2 урын,

Рахимова Людмила Николаевна – 3 урын. Аларны котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Шул уңайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә актив китап укучылар белән түгәрәк өстәл артында чәй эчү оештырылды.

"Җәлил рус телендә" номинациясендә 8 яшькә кадәрге укучылар арасында 2 нче сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә 1 нче урынны алды һәм Диплом белән бүләкләнде.

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре  җитә. Теләче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә  азерләнә. Укучылар һәм укучылар мәктәп тирәсендә  кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар  һәм  өлкәннәр  кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар.

Менә хәзер дә башлангыч мәктәп укучыларыннан «Кыш тылсымы» дигән рәсемнәр конкурсына 15 эш тәкъдим ителде. Рәсемнәрнең төп геройлары-Яңа ел символлары: Кыш Бабай һәм Кар кызы. Кышкы табигатьне, бозлы таулардан йөрү, тимераякта шуу, чаңгыда йөрү, карда уеннарны ясадылар. Китапханәдә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды!

14 декабрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә,  Ш. Мәрҗәни елын тәмамлап, аның мәгърифәтчелек эшен яктырткан  "Шиһабетдин Мәрҗәни-татар милләтенең горурлыгы" дип исемләнгән презентация күрсәтелде һәм барлык катнашучылар да  күренекле галим, мәгърифәтчегә багышланган буклет белән таныша алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International