Әлеге балалар бакчасы фойесында ферма, басу, бакча, авыл өе күренешләре төшерелгән дидактик уен тупланмалары, макетлар күргәзмәсе оештырылган иде. Аннары семинарда катнашучыларга өзлексез белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде, дәвам итеп семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Шувалова Д. “Агрокласс” проектының киләчәктәге эшчәнлеге белән таныштырды.
На 5 этажах пространства собрались около 1000 будущих и действующих предпринимателей, представители Министерства экономики, банков, бизнес-сервисов.
В рамках мероприятия проходили круглые столы на тему предпринимательства для школьников и тему бизнес-наставничества, были подведены итоги образовательной программы «Ты - предприниматель» в РТ. Также параллельно с основной программой проходил бизнес-интенсив с победителями регионального этапа Всероссийского конкурса "Молодой предприниматель России - 2018", где молодые бизнесмены делились секретами своего успеха.
20 декабрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы базасында районның балалар бакчасы педагоглары һәм педагог-психологлар катнашында “Агрокласс” проектының эшчәнлеге белән танышу максатында семинар булып узды. Әлеге балалар бакчасы фойесында ферма, басу, бакча, авыл өе күренешләре төшерелгән дидактик уен тупланмалары, макетлар күргәзмәсе оештырылган иде. Аннары семинарда катнашучыларга өзлексез белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде, дәвам итеп семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Шувалова Д. “Агрокласс” проектының киләчәктәге эшчәнлеге белән таныштырды.
Бүген, 20 декабрь көнне «Гомуми белем бирү дәвамчанлыгын тәэмин итә торган «Агрокласс» проектын апробацияләү нигезендә белем бирү процессын модернизацияләү» дигән тема астында республика күләмендә семинар булып узды. Зурлар төркеме балалары белән педагог- психолог Хәбирова Ф.Ф., татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Л.М. җитәкчелегендә “Әкияти сукмак аша урманчыга сәяхәт”, Исхакова Л.Ф. мәктәпкә әзерлек төркемнендә “Дөньяда һөнәрләр күп”, Фаляхиева Г.И. инглиз теленнән “Безнең яңа дус” диеп аталган ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Шулай ук Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагоглары эшләгән дидактик уеннар, әлеге темага балалар ясаган рәсемнәр һәм Теләче районы тәрбиячеләре тарафыннан уз куллары белән эшләнгән макетлардан күргәзмәләр оештырылган иде. Семинарның икенче өлешендә Хәбирова Ф.Ф. “Авыл хуҗалыгының яшь белгечләре” проекты эшчәнлеге белән тулырак таныштырды. Чакырылган кунак- “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Шувалова Д.Д. чыгыш ясады, элеге юнәлештә конкурслар, проект, гранталар отып булуын ассызыклады. Алга таба да тыгыз элемтәдә торып, киңрәк колач белән эшләргә дигән теләк теләде. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Балалар иҗат үзәгенең “Тылсымлы сандык” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Гөлия Рашат кызы җитәкчелегендә, район күләмендә оештырылучы “Үз кулларыбыз белән яңа ел уенчыклары”дип исемләнгән конкурска әзерләнәләр. Әлеге конкурска эшләр 5 декабрьдән 24 нә кадәр кабул ителә.
« IT-чемпион» республика конкурсына йомгак ясалды. “ Иң актив укучы” номинациясендә Теләче урта мәктәбе укучылары Сабирова Зарина һәм Шәйхетдинова Ильзира җиңү яулады. “Иң актив сыйныф” номинациясендә М.А. Миннуллина и Ф.М. Әскарова җитәкчелегендә 2а һәм 3а сыйныф укучылары алга чыкты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
19 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китапханә – серле дөнья”- исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәгә 2018 нче елда иң актив китап укучылар чакырылды. Тугры дус китап белән күрешү - үз бер бәйрәм бит ул. Китапханәче Мухаметшина Гөлфия җиңүчеләргә иң изге теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә китапханә белән дуслыкларының нык булуын теләде. Бәйрәм кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар бүгенге кичәне оештырган китапханәчегә рәхмәтләрен белдерделәр.
Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында яки томан, явым-төшемнәрдә еш була. Мондый вакытта юлда җәяүлеләрнең кинәт килеп чыгуы машина йөртүче өчен бөтенләй көтелмәгән хәл була. Ә кыш көне исә тормоз юлы тагын да озыная, шуңа күрә, җәяүлене инде килеп җиткәч кенә күрү фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене машина йөртүче якыннан яктыртучы фара белән 25-30 метрдан күрә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу ара 130-140 метрга җитә. Ерактан яктыртучы фара белән барганда исә яктылык кайтаручы киемнән барган кешене 400 метрдан шәйләргә була. Иске Җөри урта мәктәбе укучылары көн саен киемнәренә һәм сумкаларына яктылык кйтаручы элементалар тагып йөриләр.
Балалар бакчасында төркемне Яңа елга бизәү-тәрбиячеләр өчен генә түгел, ә балалар һәм аларның ата-аналары өчен дә мавыктыргыч шөгыль. Балалар һәрвакытта да матур һәм яңа эшләнмәләргә шатланалар, ә өлкәннәр үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәләр. Ата-аналар тәрбиячеләргә кар бөртекләре кисәргә, Яңа ел плакатлары ясарга булышалар, кул эшләнмәләре алып киләләр, ә гадәти тәрәзәләр Әкият иленә әверелә. Мишура, гирляндалар, мамык, уенчыклар, төрле Яңа ел сыннары-нәкъ менә балалар бакчасы төркемен бизәү өчен файдаланырга мөмкин.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, һәр елдагыча, “Кар сыннары” конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар илһамланып иҗат иттеләр: кардан сыннар ясадылар. Һава торышы да бик матур торды, кар җитәрлек, иҗади фантазия – чиксез. Кар сыннарын бик теләп, иҗади процесс белән мавыгып башкардылар.