21 нче декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә ата - аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта 2018-2019 нчы уку елының 1 яртыеллыгына йомгак ясалды.
21 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы мемориал – музее җитәкчесе М.В. Черепанов белән очраштылар. Очрашуда Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.А. Нурмөхәммәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова һәм ветераннар советы җитәкчесе урынбасары С.Г. Гыйльмиев катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган солдатларны эзләү буенча зур эш алып барган, Бөек Ватан сугышы мемориал – музее җитәкчесе М.В. Черепанов безнең якташларыбызның да истәлекле документларын табарга булышкан. Үзләренең Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган солдатларны эзләгән якташларыбыз Бөек Ватан сугышы мемориал – музее җитәкчесе М.В. Черепановка мөрәҗәгать итә ала. Очрашу һәркем өчен бик кызыклы булды.
Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендәрайон балалар бакчаларыннан җиде педагог көч сынашты. Алар үзләренең иҗади презентациясен һәм мастер- класс күрсәтә белүдә ярыштылар. . Бәйгедә безнең балалар бакчасыннан Хәбирова Ф.Ф.белән Ибрагимова А.Р. да катнашты. Алар барлык этапларны да яхшы узып югары күрәткечләргә ия булдылар. Катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга иҗади уңышлар һәм алга таба да актив булуларын телибез.
Китап укучы балалар ничек кышны куз алдына китергәннәрен, шушы рәсемнәрдә чагылдырганнар. Актив катнашкан укучылар, Яна ел бәйрәмендә бүләкләнәчәкләр.
Быел Яңа ел бәйрәме “Сөйләп үтче, чыршыкай” дип исемләнде. Кунакка Кыш бабай, Кар кызы, Пеппа исемле дуңгыз кызы һәм үзебезнең укучыларыбыз килде. Бәйрәм үзенчәлекле һәм бик матур узды.
Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендә район балалар бакчаларыннан җиде педагог көч сынашты. Алар үзләренең иҗади презентациясен һәм мастер класс күрсәтә белүдә ярыштылар.
Бәйгедә җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын –Сабирҗанова Л. Р.-Теләче 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе; 2 урын –Сафина Р. К,., 3 нче Теләче балалар бакчасы музыка җитәкчесе – 3нче урынга Хәбирова Ф. Ф., Теләче 1 нче балалар бакчасы педагог – психологы лаек булды.
Республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе -2019" бәйгесенең район этабы бүген 21декабрь көнне 2нче балалар бакчасы базасында узды. Бүген районыбызда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашучы 7 педагог һөнәр осталыкларын күрсәттеләр. Безнең 3нче балалар бакчасыннан бәйгедә рус теле тәрбиячесе – Сабирзянова Л.Р. һәм музыка җитәкчесе – Сафина Р.К. катнашты. Алар бүгенге конкурста катнашып беренче һәм икенче урынга лаек булдылар. Катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга иҗади уңышлар һәм алга таба да актив булуларын телибез.
Буген, ягъни 21 нче декабрь көнне, Баландыш төп мәктәбендә пожар куркынычсызлыгын тикшерү максатыннан , эвакуация өйрәнүләре үткәрелде. Мәктәптәге барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр тиз арада чыга алдылар һәм вакыт регламентына сыештылар.
Эт бәйрәмгә " Дуңгыз елын» алып килде. Әлеге чарада лотерея уйнатылды, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, төрле кызыклы уеннар оештырылды. Иң яхшы костюмнар өчен балаларга бүләкләр тапшырылды. Балалар һәм бәйрәм кунаклары күтәренке кәеф белән таралыштылар.
“Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән парламент дәресе кысаларында үткәрелгән республика конкурсына йомгак ясалды. 5 - 6 сыйныфлар арасында узган иншалар конкурсында катнашкан Теләче урта мәктәбе укучысы Сальманов Нарим 2 нче урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде. Наримга иншалар конкурсында катнашырга татар теле һәм әдәбияте укытучысы Г.Р. Сальманова ярдәм итте.Котлыйбыз!