Шул вакыттан бирле иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Конституция көне. Конституция дәүләтнең төп законы – илнең барлык хокукый системасының нигезе булып тора, башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. Айдар авыл китапханәсендә, Конституция көне уңаеннан, укучылар өчен "12 декабрь - Россия Федерацисе конституциясе көне" дигән белешмәлек эшләнде.
Рәсәйнең иң истәлекле көне. Әлеге дата уңаеннан, Шәтке авылы китапханәсендә «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди. Геройларның курку белмәс батырылкларын ачып бирә.
Татарстанцы не забрали в Кадастровой палате по РТ более 60 тысяч документов. «Такое количество документов скопилось за неполных два года. Люди по каким - то причинам «забывают» забрать договоры купли-продажи, дарения, банковскую закладную, свидетельство и т.д.»,-рассказала заместитель директора Кадастровой палаты по РТ Юлия Шпалитова. По ее словам забрать документы из архива просто, но не каждому удобно. Путь документов от места выдачи до места хранения, а вслед за ними и человека, не так уж и короток.
8 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Социалистик хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова белән очраштылар. Очрашуны Теләче муниципаль районы ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Р.Р. Нуртдинов оештырды. Укучылар рус теле укытучысы Е.Я. Нуртдинова белән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу һәркем өчен бик кызыклы булды.
Интернет ул чиксез мәгълүмат дөньясы. Монда син уку өчен кирәкле булган күп нәрсәне таба аласың. Шулай ук интернетта син дусларың белән аралашасың, яки яңа танышлар таба аласың. Ләкин виртуаль дөньяда яхшыдан ары тагын күп кенә начар нәрсәләр дә бар. Интернетта үзеңне дөрес тотмау аркасында синең үзеңә генә түгел, синең якыннарыңа да зыян килергә мөмкин. Моны кисәтү өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы мәктәп укучылары арасында “Виртуаль дөнья балалар күзе белән “ рәсем конкурсы оештырды. 7 декабрьдә Казан шәһәре Яңа Савин районының “ 179нчы Гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә конкурска нәтиҗә ясалды. Бу конкурста Максабаш башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Илюзә дә катнашты һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде.
«Добро идет по земле» исемендәге акциягә кушылып, инвалидлар декадасы уңаеннан, 7 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбызның иң күп китап укучысы, иң актив мәдәният йорты тамашачысы булган Галлямовлар гаиләсендә булдылар. Аларның хәлләрен белешеп, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар.
Шушы дата уңаеннан, Казаклар авылы китапханәседә “Коррупциягә “Юк!” дип әйтик” дип исемләнгән папка эшләнде. Күргәзмәгә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктырткан материаллар куелды.
Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 7 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә киң даирә укучылар өчен «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды. Күргәзмәдән укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр турында да беләчәкләр. Китапханә укучыларын һәм илебезнең героик үткәне белән кызыксынучыларны әлеге күргәзмә белән танышырга чакырабыз.
Чаранын тантаналы өлеше Казанская ратуша бинасында Татарстан Республикасын премьр- министры А.В. Песошин катнашында үтте.
Бу чараларда Социалистик хезмәт герое Гөлбикә Кэримова катнашты.
Балалар сәнгать мәктәбе методисты Шәрәфетдинова Л. балаларга әлеге категория кешеләрнең тормыш юлында очрый торган авырлыклар һәм проблемалар турында сөйләде. Ул мондый кешеләргә көндәлек тормышта мөмкин кадәр ярдәм итәргә, аларга ярдәм кирәк булганда битараф калырга ярамаганын аңлатты. Әңгәмә ахырында бу тема буенча балалар арасында сораштыру үткәрелде.