ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

В соответствии с Федеральным законом от 3 июля 2016 года №237-ФЗ   «О государственной кадастровой оценке», распоряжением Министерства земельных и имущественных отношений Республики Татарстан (далее – Минземимущество Республики Татарстан) от 30.10.2018 №3647-р утверждены результаты государственной кадастровой оценки земель сельскохозяйственного назначения на территории Республики Татарстан.

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү (пофильле) үзәге  физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында физкультура-спорт эшчәнлеген иң яхшы оештыру буенча ачык Бөтенроссия конкурсының республика этабында " Өстәмә белем бирүнең иң яхшы авыл муниципаль оешмасы,   3 һәм аннан да күбрәк спорт төрләрен үстерүче " номинациясендэ җиңүче булды.

Конкурс эше бөтенроссия этабына юнәлдерелгән.

Карточкаларны төркемләү ысулына карап каталоглар алфавит, системалы, предметлы була. Рациональ оештырылган системада каталогның һәркайсы фондны билгеле бер аспектта ача. Каталоглар бер-берсен кабатламыйлар, ә өстәп торалар. Барлык каталоглар бербөтен тәшкил итә. 
Ел дәвамында Ачы авылы китапханәсендә каталоглар белән эш алып барыла. Алфавит каталогында бүлекчеләр алыштырылды, каталогларның тышкы язмалары яңартылды.

Коррупция - хәзерге җәмгыятьтә иң кискен проблемаларның берсе. Бу көн 2004 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. Халыкара көннең максаты-коррупция проблемасын аңлауны һәм коррупцияне кисәтүдә һәм аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен тирәнәйтү. 7 декабрь көнне, коррупция көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә "Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик" дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Китапханәче яшьләр арасында « әдәби әсәрләрдә коррупция темасы " дип исемләнгән әңгәмә-күзәтү үткәрде һәм аларны әдәби әсәрләр белән таныштырды, соңыннан катнашучыларга «Коррупциягә юк!" буклетлары таратылды.

1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында инвалидлар декадасы уза, Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр Фәрит кызы, Күкчә авыл клубы мөдире Замалетдинова Резедә Рәүф кызы белән берлектә, 8 декабрь көнне “Кулымда китабым ни сөйли? " акциясе үткәрделәр. Алар "Игелекле йөрәк" клубына йөрүче инвалид балалар янына бардылар, балаларга  китаплар турында таныштыру әңгәмәсе үткәрделәр.

2018 елның 08-09 декабрендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасында гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты узды. Безнең район өстәмә белем бирү педагоглары Зөфәр Рәис улы Бәдриев, Рәфил Рифат улы Хәкимов җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәбеннән егетләр һәм кызлар катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча егетләр һәм кызлар 5 нче урынны яуладылар.

Очрашу җылы атмосферада бик кызыклы узды. Клуб әгъзалары китапханәгә чаралар үткәрүдә булышалар, аларда үзләре дә катнашалар. Китапханәдә яңа 2019 елга актив әзерлек башланды.

Экскурсиянең максаты: мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балалар китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырылды.    
      Кече яшьтәге нәниләр очен булган яңа китапларны, китапханәгә килүче  балалар журналларын бик яратып карадылар. Тәрбияче апалары белән яңа китапларны үзләрендә укырга да алдылар.

9 декабрь – Рәсәй күләмендә Геройлар көне. Бу көнне илебез бер елны да билгеләп үтмичә калмый. 2018 нче елның 10  декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә дә  Геройлар көне билгеләп үтелде.   Линейкада  укучылар бәйрәм тарихы,   Ватаныбыз Геройлары белән таныштылар. 

2018 нче елның 10  декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә  "Коррупуциягә-юк!" дигән тема буенча һәр класста класс сәгатьләре үтте. Балалар булган белемнәрен, уй-фикерләрен туплап сочиненияләр яздылар, рәсемнәрдән стенд  ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International