Экскурсиянең максаты: мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балалар китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырылды.
Кече яшьтәге нәниләр очен булган яңа китапларны, китапханәгә килүче балалар журналларын бик яратып карадылар. Тәрбияче апалары белән яңа китапларны үзләрендә укырга да алдылар.
9 декабрь – Рәсәй күләмендә Геройлар көне. Бу көнне илебез бер елны да билгеләп үтмичә калмый. 2018 нче елның 10 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә дә Геройлар көне билгеләп үтелде. Линейкада укучылар бәйрәм тарихы, Ватаныбыз Геройлары белән таныштылар.
2018 нче елның 10 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә "Коррупуциягә-юк!" дигән тема буенча һәр класста класс сәгатьләре үтте. Балалар булган белемнәрен, уй-фикерләрен туплап сочиненияләр яздылар, рәсемнәрдән стенд ясадылар.
Шул уңайдан, 8 декабрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Только вместе мы остановим корруцию» дигән күргәзмә эшли башлады. Китап укучыларга коррупциягә каршы хөкүмәт политикасы турындагы материаллар куелды. Шулай ук бөек рус классик язучыларының ришвәтчелек, казна басучылар турындагы әдәби әсәрләре куелды. Коррупциягә каршы буклетлар ясалды.
Шул унайдан, 9 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә укучылар белән «Нәрсә ул коррупция? » дигән темага әнгәмә уздырылды. Шулай ук коррупциягә каршы көрәшне яктырткан материаллар туплап кургәзмә дә төзелде.
Шул уӊайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә тумыштан инвалид Шакурова Миләүшәнеӊ кул эшләреннән «Күңел җылысына үрелеп» дип исемләнгән күргәзмә куелды. Бу кургәзмәдә Миләүшәнең күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды.
Коррупция – коррозиягә тиң, тутык металлны ничек ашаса, коррупция – ришвәт җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката. Чөнки ришвәтчелек хәзерге көндә илебездә иң кискен проблемаларның берсе һәм ул дөньяның акчага корылуы, акчага сатылуы. Әңгәмә барышында: «Матур киләчәк үзебезнең кулда. Таяк ике башлы булган кебек, ришвәт алучы гына түгел, ә аны бирүче дә гаепле»,- дигән фикерләр булды.
8 декабрь конне Максабаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында, язмыш тарафыннан кыерсытылган язучыбыз Фәнис Яруллинга багышланган “Җилкәннәр җилдә сынала "дип аталган тематик сәгать үткәрделәр. Китапханәдә Ф.Яруллиннын иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелде, китапларына күзәту ясалды, шигырьләре укылды.
Кичә барышында җырлар һәм шигырьләр, үзләре язган шигырьләр дә яңгырады.