Шул максаттан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә” – китапханә сәгате үтте. Яу кырларында башларын салып билгесез калган сугышчыларны искә алып һәйкәлгә чәчәк куелды.Чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.
Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Быел ул 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр үтәчәк. Мәктәптә декада уздыру буенча эш планы төзелде. Ул чараларда сәламәт балалар белән беррәттән инвалид балалар да катнашачак. 5 декабрьдә 1-5 сыйныф укучылары арасында “Нинди матур дөнья!” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: балаларны инвалид кешеләр проблемасына җәлеп итү, балалар коллективында дуслык һәм теләктәшлек тәрбияләү.
Шулай ук китапханәчеләр башлангыч Орымширмә мәктәбе укучыларын яңа китаплар белән таныштырдылар.Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Татарстаннан барган 70 делегат арасында районның "Олимп" яшьләр үзәге белгече Айгөл Имамиева да бар. Форумның төп чарасы 5 декабрь көнне рус эстрадасы җырчылары концерты һәм Рәсәй Президенты В.Путин чыгышы булды.
6 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, Инвалидлар декадасы уңаеннан, «Кеше күңеле гарип була алмый» дигән темага «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән рәсем конкурсы үткәрелде.
2018 елның 5 декабрендә (1803-1873) Ф.И.Тютчевның тууына 215 ел тулды. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсе, язучының шигырьләрен яратучы китап укучылар өчен, “Наш великий русский поэт” дип исемләнгән альбом тәкъдим итә. Әлеге альбомга Тютчевның иҗаты турында мәгълуматлар һәм кайбер шигырьләре тупланды.
5 декабрь көнне район мәгариф бүлегендә "Уен-җитди эш" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н., полиция өлкән лейтенанты Каримуллин И.Х, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. тантаналы рәвештә котладылар. Безнең Теләче 1нче балалар бакчасы бу бәйге нәтиҗәләре буенча III урынга лаек булды. Котлыйбыз!