ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Балалар өчен Социалистик Хезмәт Герое Кәримова Гөлбикә Гали кызы турында презентация күрсәтелде, аның тормыш юлы һәм хезмәт уңышлары турында сөйләделәр.

Социаль элемтәләр әһәмиятле һәм һәркемгә дә кирәк, инвалидлар да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидларның борынгы заманнарда исән калу мөмкинлеге бик аз булган. Бүген вәзгыять үзгәрде: алар яши, законлы хокукларга ия. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләргәәлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Инвалидлар декадасы Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу көн-җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.

Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.

Шул уңайдан 7 декабрь көнне, Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбенә барып, югары сыйныф укучылары өчен,  тематик сәгать үткәрделәр. Тематик  сәгать вакытында китапханәчеләр, укучыларга Теләче районының геройлары: Ксенофонтов А.К.- Советлар Союзы герое, Галиев Г.Г., Капитонов Н.М., Каримова Г.Г.- социалистик хезмәт геройлары турында сөйләделәр һәм презентация күрсәттеләр. Укучылар игътибар белән тыңладылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.

7 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Балачактан коррупцияга каршы» дигән тематик күргәзмә оештырылды. Балалар инде кечкенәдән үк җәмгыятьтәге кимчелекләр турында күзаллыйлар, өлкәннәрнең начар гамәлләрен хупламыйлар, илебездә коррупция булырга тиеш түгел дип саныйлар. Әлеге күргәзмә ришвәт алу проблемасын хәл итүгә этәргеч ясар дип ышанабыз.

Чарада СПИД, зарарлану юллары,  үз тормышына һәм башка кешеләрнең тормышына сак караш тәрбияләү турында кызыклы сөйләшү булды. Балалар темага кагылышлы сорауларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр һәм һәркем үз тормышын үзе төзергә тиеш  дигән нәтиҗәгә килделәр.

Бугенге көнгә кадэр галимнәр бу авыруга дәва таба алмый. ВИЧ ка каршы көрәшнең иң яхшы ысулы профилактика булып тора.1 декабрь конне Айдар авыл мэдэният йортында авыл фельдшеры Егорова Д.Х. белән берлектә Спидка каршы халыкара корэш коне унаеннан яшусмерлэр белэн «СПИД-гасыр бәласе »дигэн темага энгэмэ уздырылды. Фельдшер  Егорова Д.Х. әңгәмәне эчтәлекле итеп аңлатты, мисаллар китерде.Әлегедәй очрашып сөйләшүләр бик урынлы булды, яшүсмерләр өучен кирәкле иде.

Бу чараларның максаты бөтен кешеләрнең хокукларын тигез булдыру һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашу.
Инвалидлар көне уңаеннан изге гамәлләр ункөнлеге бара. Шул уңайдан 6 декабрь көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә, авыл җирлеге белән берлектә «Сагышларны миңа язмыш бирде»- исеме астында җылы мөхиттә чәй табын, күңелле концерт программсы оештырылды. Кеше кылган гамәлләрнең изге, яхшы ният белән башкарылырга тиеш икәнлеге беренче урынга куелды. 
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышка яраклашып яшәүләре турында сөйләшенде. Алар кыенлыкларга бирешмичә, көрәшеп уңышларга ирешүләренә күңел сөенде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International