ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

3 декабрь көнне Теләче районы буенча инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле укучылар арасында “ГТО глазами ребенка”- дип исемләнгән  рәсем конкурсында 1 урынга лаек булды, җитәкчесе Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гыйниятова Л.Г.

1 декабрь көнне  Теләче районында сәламәтлекләре чикле балалар арасында үткәрелгән «Разноцветный мир» дип исемләгән конкурста Тәләче районының 2 сыйныф укучысы  Кутузов Тимур  2 урынны яулады, җитәкчесе Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гыйниятова Л.Г.

1 декабрь  көнне Теләче урта мәктәбе укытучылары   инглиз теле буенча VIII Бөтенроссия  ачык «Learn to win!» конкурсында катнаштылар.  5-9 нчы сыйныф укучылары актив катнашкан өчен II дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.  Конкурска укучыларны әзерләгән  инглиз теле укытучылары А.С. Гыймаевага  һәм   Л.К. Хәмидуллинага   рәхмәт хатлары бирелде.

Шул уңайдан, 3 декабрь көнне Шәтке авыл китапханәсендә рәсемле китап-күргәзмә ясалды. Кургәзмәгә сугыш турындагы китаплар куелды. Геройлар турында, билгесез солдат каберләре ясалган рәсемнәр урнаштырылды.

Шул максаттан,  Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Билгесез солдат истәлегенә” обелиск янында мәгълүмәти сәгать  үткәрде. Бу чарада 5 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача информация бирде. Ахырдан  укучылар “ Билгесез солдат” истәлегенә обелискка  чәчәк куйдылар.

Башта китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштырды. Аннары укучылар  драматургның “Беренче мәһәббәт” исемле әсәрен рольләргә бүлеп укыдылар. Соңыннан әсәргә анализ ясалды.

Шул уңайдан  мәдәният учакларында, китапханәләрдә  концерт, күргәзмәләр оештырыла.

   Инвалидлар декадасы кысаларында, Шәтке авыл китапханәчесе сәламәтлекләре чикле булган авылдашларның өйләренә барып хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.

Шул уңайдан, 2 декабрь көнне Шәтке китапханәчесе белән мәдәният йорты директоры “Кояшкай” берләшмәсенә йөрүче балалар белән мастер –класс үткәрделәр. Алар инвалид балалар тәрбияләүче әниләргә энә кадагычлар ясадылар.

Бәйрәм чарасы түгәрәк өстәл артында үтте. Китап укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, аралаштылар, районыбызда  узган “Җәлил укулары” конкурсының “Җәлил татарча” номинациясендә махсус бүләккә ия булган Айрат Якупов һәм Рүзәл Гәрәевка дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

“Бозда сак булам” республика балалар рәсеме һәм видеоролик  конкурсының җиңүчеләре һәм “Янгын сүндерүче” статуэткасын һәм дипломнарын алучылар арасында безнең 3нче балалар бакчасына икенче кечкенәләр төркеменә йорүче Галиев А. да бар иде. Балалар бакчасы коллективы җиңүчеләрне котлый һәм әти-әнисенә зур рәхмәтен белдерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International