ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Катнашучылар саны: 76. Безнең районны Баландыш төп мәктәбеннән яшь бадминтончылар тәкъдим итте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарда:

  1 урын – Гарипова Әдилә

  2 урын – Сафина Альбина

  3 урын – Җаббаров Адел

  (Җитәкчесе-Җаббаров Алмаз Фоат улы).

         2018 елның 1 декабрендә Тимершык авылында 2006-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында " Татарстанның бадминтон өметләре» дигән 4 нче этапның финал турнирының зона туры узды. Турнирда 47 яшь бадминтончы катнашты. Безнең район җыелма командасы составында Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа мәктәпләреннән 6 укучы катнашты.

      1 декабрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.

      Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә,  Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.

      Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре үзенең продукциясен тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә якынча 1,5 млн. сумлык продукция китерелде, 33 машина катнашты.  

     Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителде: ит, йомырка, сөт, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Бу продукциягә бәяләр шактый түбән хәм бик кулай иде.

Әлеге очрашу вакытында балалар белән “Шүрәле ” әкияте  буенча рәсем ясадылар һәм әлеге әкиятне сөйләп күрсәттеләр. Татар халык биюен башкардылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

2018 елның 1 декабрендә Ачы мәдәният йортында «Рябинушка» балалар коллективы һәм фольклор коллективы катнашында бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм бик күңелле узды!!! .Барлык кунаклар, кадерле әниләр, әбиләр канәгать калдылар. Концерттан соң чәй эчү булды.Түгәрәк өстәл артында әниләр, узган чорлар турында, җырларны искә тошереп жырлап утырдылар. Әни, безнең фәрештә, йортыбызга ямь һәм  безгэ күңел бируче. Шуңа Күрә Әниләр көне-үзенчәлекле бәйрәм, ул туган, назлы кеше турында искә төшерә. Бу бәйрәмгә барысы да килгән иде: балалар, яшьләр, гади кешеләр, өлкәннәр.

Төрле сәбәпләр аркасында сәламәтлекләре какшау сәбәпле мөмкинлекләре чикле булган бу авылдашлары аларны сөенеп каршы алдылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар исә, аларга дип алып барган күчтәнәчләрне тапшырып, тагын килербез дип, сәламәтлек теләп саубуллаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International