ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

30 ноябрь  көнне,  Алан балалар бакчасында  Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булды. Балалар  сөекле әниләрен  әниләр көне белән котлап шигырьләр сөйләделәр,матур җырларын , дәртле биюләрен биеделәр. Абдулла Алишның “Куян кызы”әкиятен  сәхнәләштереп күрсәттеләр.Шулай ук әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр.  Балалар да , әниләр дә бәйрәмнән кәнәгать калдылар.

Кадерле әниләребез!   Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, балаларыгызның игелекләрен генә күреп яшәвегезне телибез. Һәрчак шулай кадерле, сөекле-сөйкемле булып яшәгез.

1 декабрь көнне китапханәче Терентьева Ирина Владимировна Шармыш авылы фельдшеры Тимерханов Фидаил Камилевич белән берлектә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «куркырга кирәкми, белергә кирәк» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чарага Шармыш урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары чакырылган иде.

 Без балаларны ВИЧ-инфекция, СПИД төшенчәләре, ВИЧ стадиясенә ничек үтеп керүе, ВИЧ йоктыруның ничек килеп чыгуы, әлеге вирус белән ничек зарарлануы, профилактика чаралары, бер үк вакытта чакырылган кешеләргә " Каждый спасенный – на вес золота» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.

 Чара ахырында балаларга СПИД авыруы турында сөйләүче буклетлар таратылды. Чараның максаты булып яшьләрдә СПИД турында кеше тормышына реаль куркыныч янау буларак дөрес күзаллау булдыру, СПИДны профилактикалауның төп чаралары белән танышу торды.

2018 нче елның  30 нче ноябрендә  Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары  Сафина А.Э. һәм Зайнуллина Р.Х.  җитәкчелегендә К.Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең йомгаклау турында катнашып, җиңүләр яүлап кайттылар.  Галлямов М. җыр номинациясендә II урын, театр коллективы- III урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Өлкән сыйныф укучылары өчен авыру тарихы, вирусны тапшыру юллары, синдромнар һәм риск төркемнәре турында презентация, ВИЧ-инфекцияне дәвалау һәм профилактикалау турында презентация, наркомания проблемаларына багышланган китаплар күрсәтелде.

1 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Миләүшә Шакурова һәм Алсу Габидуллина - "Кул эшли, күңел шатлана"дип исемләнгән иҗади эшләр күргәзмәсе куелды.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Анда безнең 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар һәм белгечләр актив катнаштылар.

30  ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. ӨПББ АМУ “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институы” тарафыннан 23 апрельдән 30 ноябрьгә кадәр кадрлар аудиты буенча оештырылган “Балаларга өстәмә белем бирү оешмаларын җитәкләүдә заманча технологияләр” темасына унышлы проект яклап квалификацияне күтәрү турында таныклык алуга иреште. 

                                     

Кыш көне урамда кошларга бик суык. Ләкин кошларга суык бик куркыныч түгел. Алар өчен иң кыены - кыш көне азык табу. Максабаш  мәктәбенең башлангыч укучылары кошларга җимлек ясады. Җимлекне агачка элеп куйдылар. Алар кошларны көнбагыш, кабак орлыклары һәм икмәк валчыклары белән сыйлый. Җимлеккә килгән кошларны күзәтүе бик күңелле. Чыпчыклар, песнәкләр рәхмәт әйтеп, чыркылдашып җим чүплиләр.

Билгесез Солдат көне - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу көне генә түгел, ә сугыш һәм хәрби конфликтлар вакытында һәлак булганнарны һәм хәбәрсез югалган кешеләрне берләштерә торган дата. Шушы дата уңаеннан, 1 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә сугыш чоры, исемсез геройлар турында китап күргәзмәсе оештырылды.

Бөек Ватан сугышының беренче елында Гадел Кутуй патриотик әсәрләр: «Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә», «Яңа ел бүләге» һ.б. Шигырьләрен «Рәссам», «Хәнҗәр» кебек хикәяләрен, «Патриот Тукай», «Партизаннар», «Җиңү хәбәрчесе» кебек зур күләмле мәкаләләрен иҗат итә.  1935 елда Г. Кутуйның атаклы әсәре — «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга. 1944 елда «Рөстәм маҗаралары» дигән маҗаралы-фантастик повестен яза.Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шагыйрь һәм заман” исемле күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International