ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

17 нче ноябрь   көнне  Теләче  урта мәктәбендә  рус теле һәм әдәбияты  укытучыларының “  Рус теленнән  2019 нче елда булачак узгәрешләрне исәпкә алып  инша  язу үзенчәлекләре” темасына район семинары  булып үтте. Район  укытучылары рус теленнән  2019 нче елда булачак узгәрешләрне исәпкә алып,  инша язу үзенчәлекләре белән тирәнтен таныштылар.  Рус теле һәм әдәбияты укытучылары соңыннан  инша язуда булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында  «Җәмәгать транспортында тәртип кагыйдәләре” темасына сыйныфтан тыш эшчәнлек үткәрелде. Укучылар  транспортта үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Светофор темасына дидактик уен уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар.

12 ноябрьдән Үзәк урта мәктәбендә олимпиадалар башланып китте. Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары олимпиадаларда актив катнаша . Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!

Тәкъдим ителгән бәйгенең максаты: укучыларны игелек һәм явызлык төшенчәсе белән таныштыру; «игелек» төшенчәсенең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату; балаларның холкын ачыклау өчен шартлар тудыру; яхшылык, матурлык һәм хезмәт төшенчәләрен берләштерү. Үз рәсемнәрендә балалар әйләнә - тирәдәгеләргә карата толерант мөнәсәбәтләрен белдерделәр.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Во всех муниципальных районах и городских округах Республики Татарстан будут проведены лекции и семинары по вопросам реализации прав детей и их защиты, юридических аспектов опеки и детско-родительских отношений, мероприятия по оказанию бесплатной юридической помощи лицам, относящимся к следующим целевым группам: дети-сироты, дети, оставшиеся без попечения родителей, лица из числа детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей, лица, желающие принять на воспитание в свою семью ребенка, оставшегося без попечения родителей, усыновители, дети-инвалиды, а также их законные представители.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Теләче  урта  мәктәбендә   олы яшьтәге апа – абыйларны  информация технологияләре белән таныштыруга, компьютерда өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Компьютерда эшләү, интернетта аралашу  серләренә олы кешеләрне  Теләче урта мәктәбенең  информатика укытучысы  Ф.Ф. Гаптрахманов өйрәтә.  Олы яшьтәгеләр  интернет серләренә бик теләп өйрәнәләр.  

Барлыкка килгән беренче бозда балаларның, яшүсмерләрнең һәм кайбер өлкәннәрнең дә тизрәк шуып карыйсы килә. Әмма көзге боз бик куркыныч. Ноябрь аеннан декабрь аена кадәр, ягъни тотрыклы салкыннар башланганчыга кадәр, көзге бозның калынлыгы нык түгел. Калын булып күренсә дә, ул көндезге кояш нурлары астында ул көпшәкләнә һәм ныклыгын югалта.

Әңгәмә барышында укучылар белән уеннарның спортның бер төре булуы, хәрәкәтле уеннарның сәламәтлек өчен файдасы турында фикерләр алышынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International