Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп утелә. Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан 3 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә,“Бердәмлектә безнең көч” исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, тирән мәгънәсе,әһәмияте турында сөйләде. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала.
Рәсемдә балалар үзләренең балачакларын кошлы,аяз күкле һәм әти-әни янәшәсендә итеп тасвирладылар. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Әлеге чарада Айдар мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе дә теләп катнашты. 3 ноябрь көнне “Муса Җәлил татарча” номинациясендә бәйге оештырдык. Бәйгедә 15 укучы катнашты. Алар Муса Җәлилнең төрле шигырьләрен сөйләделәр. Бәйгедә җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылды .
Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
Әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылау йөзеннән Айдар мәдәният йортында "Илебезнең көче-бердәмлектә" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.
Россия һәм Татарстан дәүләт символлары турында әнгәмә, Дәүләт бәйрәмнәренә багышланган викторина үткәрелде.
Әлеге чараның максаты -тыңлаучыларга илебез халыкларының күп милләтле һәм күпкырлы булуы турында, без төрле , әмма без бердәм булганда - җиңелмибез, балаларны илебез тарихын өйрәнүгә кызыксындыру турында мәгълүмат җиткерү . Чара ахырында сораулар һәм җаваплар формасында викторина үткәрелде. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
Һәр китап укучы яраткан әкиятен укып, рәсемен ясады.
Шул унайдан Иске Карабаян авылы китапханәсендә бәйрәм көн уңаеннан, альбом төзелде һәм китап укучылар игьтибарына тәгьдим ителде. Алар бәйрәмнең килеп чыгышы белән дә таныша алдылар, бер-берсе белән фикер алыштылар.
Китапханәдә уздырылган "Китапларга каникул юк” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать кысаларында китапханәнең актив укучыларына кызыклы яңа китаплар тәкъдим ителде. Балалар китапханә буйлап сәяхәт иттеләр, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптылар.