ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан  үткәрелде.  Борис Викторович Шергин –балалар  һәм   олылар да яратып укый торган  кызык  һәм  тапкыр Шише турындагы  әкиятләр авторы.  Акция барышында укучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар.Әкиятләрен кычкырып укыдылар.

Ул – Республикабызның Төп Кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы. Бу бәйрәм Республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.  Татарстан Республикасының 26 еллыгы уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә  «Конституция төп законыбыз” дип исемләнгән  информацион сәгать узды. Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Кичә азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә куелган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

«Бердәмлек” төшенчәсе  әлбәттә  инде бергә туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкь  менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга  ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Шушы истәлекле датага багышлап Иске Җөри  авылы китапханәсендә “Без төрле, ләкин без бергә” дип исемләнгән  мәгълумати сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Китапханәдә куелган китап кургәзмәсенә күзәтү ясалды.

Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан үкәрелде. Урта Мишә авыл китапханәсе әлеге акциядә катнашып Диплом белән бүләкләнде.

Биредә балалар сорауларга җавап бирделәр, республикабызның символлары һәм законнары турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар, Татарстан Республикасы Конституциясенең – төрле милләт кешеләрен берләштергән иң мөһим сәяси - хокукый документ икәненә төшенделәр.

Барлыгы 13 команда катнашкан әлеге ярышларда “Теләче” балалар спорт мәктәбеннән Теләче, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызларыннан торган ике команда катнашты. Тренер-укытучылары: Зәкиев Ә.Х., Габделхәев Р.Х., Шәяхмәтов Ш.А.

Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп утелә. Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан 3 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бердәмлектә безнең көч” исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, тирән мәгънәсе, әһәмияте турында сөйләде. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала.

Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Чара ахырында укучылар үзләре белән төрле халык әкиятләре тупланган китапларны яздырып алдылар.

Барысы 13 команда, 500 гә якын спортчыны узенә алган ярышларда тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да катнашты һәм 1 урынны яулады. 2 урында – Балтач, 3 – Кукмара районы командасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International