ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Ярышта Узәк, Теләче, Шәдке, Югары Кибэкхуҗа, Сауш мәктәпләре катнашты.Нәтиҗәләр буенча 1 урын- Теләче мәктәбе, 2 урын –Үзәк мәктәбе, 3 урын – Шәдке мәктәбе яулады.Командалар диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

24  нче  октябрь көнне  Теләче урта мәктәбе укучысы Антонова Азалия  “ Зирәкләр һәм тапкырлар” дип аталган  район конкурсында катнашты.   “ Зирәкләр һәм тапкырлар” район конкурсы ТАССР  төзелүгә 100 ел тулуга багышланган иде. Азалия актив чыгыш ясады. Бу   бәйгегә  Азалияне тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы   М.М. Ибрагимов    әзерләде. Котлыйбыз!

26  нчы  октябрь көнне  Теләче урта мәктәбе укучылары  Галиев Ильмир һәм  Миншаехов  Марат “ Мәктәп театрына киң юл” дип аталган  район конкурсында катнаштылар.   Укучылар  конкурста  матур чыгыш ясаганнары өчен  III дәрәҗәдәге  грамота   белән бүләкләнделәр.  Талантлы яшьләрне   бу мәртәбәле  бәйгегә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Л.М.  Якупова   әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

27  нче   октябрь, шимбә  көнне,  илебезнең барлык  төбәкләрендә   “ Татарча диктант” дигән акция үткәрелде.  Теләче районында “ Татарча диктантны” Теләче урта мәктәбендә яздылар. Бу зур акциядә Теләче урта мәктәбе укытучылары, 9-11 сыйныф укучылары  һәм  Теләче  авылының татар телен яраткан кешеләре катнашты. Диктант язучылар,  парталар артында татарча диктант язып, мәктәп елларын искә төшерделәр, хәтерләрен яңарттылар, яшьлектә булып алдылар.  Татарча диктант язу күңелләрне яшәртте, үз көчеңә ышану уятты.  Бөтенроссия  “Татарча диктант”акциясендә катнашуыгыз  өчен  зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм  котлыйбыз!

Монолог номинациясендә Миннебаева Л., Шарипов Д.- 1 урын, ә Самигуллина З.- 3 урынга лаек булды.”Театрдан җыр” номинациясендә 1 нче сыйныф укучылары 3 урынга лаек булдылар. Җиңүче укучыларны һәм җитәкчеләрен котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!

Алар Роза Хафизованың “Сак-сок тавышы” әсәрен сәхнәләштерделәр. Ә 11 сыйныф укучысы Имамиева Гөлинә “Спектакльдән җыр номинациясе”ндә 1 урын урын яулады.  Барлык укучыларга да  иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

Барлыгы60 илдзнкилгән 2000 спортчыкатнашканчемпионатта спорт мәктәбетренеры Кыямов А.А. та үзукучыларыбеләнкатнашыпкайтты. ЯрышнәтиҗәләребуенчаИмамиев И. сулкулбелән 7, уңкулбелән 5 урында, Зәйнетдинов Р. - 7 һәм 8, Карабаев Р.-7 һәм 5 урыннарда. ГомумкоманданәтиҗәләребуенчаРоссиянеңир-егетләрҗыелмакомандасы - 2 урында, хатын-кызларкомандасы - 1 урында.

Ул- татар халкының иң тирәндәге тамырларын һәм тарихын әдәби яктан өйрәнеп, халкына тапшыра алган бердәнбер язучы. Язучы һәм тарихчы дигән ике төшенчәне берләштергән Нурихан Фәттахтан башка без үзебезнең һәм төрки халыкларның төгәл тарихын белмәгән булыр идек.

Чарада балалар язучының иҗаты белән якыннан таныштылар, аның әсәрләрен укыдылар һәм барыбызга да яхшы таныш “Өч аю”әкиятенең эчтәлеген сөйләделәр. Балаларга аңлаешлырак булсын өчен презентация күрсәтелде һәм китап күргәзмәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International