ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

26 октябрь көнне Теләче районы Балалар иҗаты үзәге директор урынбасары Исмәгыйлова Фәнзия Мәгъсүм кызы һәм өстәмә белем бирү педагоглары Фасхетдинов Алмаз Хабир улы, Хисматуллин Илгиз Мәгъсүм улы, Нигматзнов Булат Мәгъсүм улы  техник юнәлештәге семинарда булып кайттылар. Соңыннан катнашучыларга таныклык тапшырылды.

27  октябрь көнне  районнан  Илсур Галимов һәм Рафис Минхаҗев җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле Мамадыш районында узган Ф.Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсының  финал ярышларында катнашып , II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Иҗади яшьләрнең сәләтен, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм башкалар булган авторитетлы жюри бәяләде. Ноябрь аенда булачак Суперфиналда  районыбыздан «Ак калфак» бию төркеме һәм “Вокал” номинациясендә  Ильшат Салахиев катнашачак.

27 октябрь  көнне  районыбызның  үзешчән  сәнгать осталары Әтнә районы Югары Сәрдә авылында,  шул авыл тумасы, күп елларын   мәдәниятне үстерүгә багышлаган  режиссер, Атказанга мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясе   театр әхелләре  Берлеге хезмәткәре  Камил Зиннатович Саттаров чакыруы буенча, “Бер күрешү –үзе бер гомер”  дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар.

Утырышта шул заманның комсомол секретаре булган Рушания апа Зәйнуллина һәм эш елларын мәктәптә пионер вожатый булып башлаган Фәнүсә апа Мубаракшиналар да катнашты. Әңгәмәдә алар комсомолларның һәм пионерларның яшәеше, эше, ул оешмаларның тәрбиясенең әһәмиятләрен сагынып искә алдылар.

Авылыбыздан армиягә китүче 3 егетебезгә изге теләкләр теләнде, җирле үзидарә башлыгының хәер-фатихасы тапшырылды, әти-әниләренең изге сүзләре яңгырады һәм әлбәттә инде кичә матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

ВЛКСМ – Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы туган көн ул. Дулкынландыргыч мизгелләр булып тарихта калган, күзгә яшьләр китерерлек дәрәҗәдә юксындырып искә төшә торган яшьләр оешмасы быел 100 еллыгын билгеләп үтә. Комсомол – үз Ватанына тугрылыклы булып яшәргә, файда китерергә, зур батырлыклар күрсәтергә омтылган актив яшьләрнең йөрәк кайнарлыгын, дәртен-дәрманын бер йодрыкка туплаган берләшмә ул.Әлеге уңайдан Айдар мәдәният йортында "Комсомол- безнең яшьлек" дип аталган әңгәмә үтте. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән.  Комсомол вәкилләре тимер юллар, автомобиль заводлары, газүткәргечләр, шулай ук Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә катнашкан. Ул чорда зур-зур комсомол төзелешләре булган, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан.

Барлыгы 100 артык укучы катнашкан әлеге ярышларда тренер-укытучы Зәкиев Ф.Ә. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты.

    Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбеннән - 45 кг. үлчәү авырлыгында Гаязетдинов Рәсүл 2 урын, 50 кг. үлчәү авырлыгында шушы ук мәктәптән Дәүләтшин Марсель-1 урынны яулады.

Теләче районы командасы данын Шәтке урта мәктәбе укучылары (тренерлары Габделхаев Р.Х.) һәм Телэче урта мәктәбе укчылары (тренерлары Зәкиев Ә.Х.) яклады.

      Барлыгы 17 команда катнашкан  әлеге ярышларда безнен кызлар үзләренең төркемендә Байлар Сабасы командасын, Әтнә, Норлат командаларын 2:0 исәбе белән җиңеп 1 урынга чыгуга иреште. Ярымфиналда Кукмара кызларына жинелеп,  гомумкоманда урыннары буенча 4 урынга лаек булдылар.

1 урында Мамадыш

2 урында Арча

3 урында Кукмара

4 урында Телэче районы командалары.

Кызларны олы җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International