Балалар «Сүзне әйтеп бетер", «Кроссвордны чиш», «Көзге сынамышлар», «Сайлап ал» дигән күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Балалар көз билгеләре турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр, көз турында шигырьләр укыдылар.
Әлеге байракны музейга Тынычлык байрагы исемен йөртүче халыкара комитетның илчесе Тамара Сергеевна Макаренко алып килде. Кичәдә өлкән буын вәкилләре, район ветераннар советы, мәдәният хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнашты.
18 октябрь көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә драматург ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Риза Фәхретдин улы Ишморат(Ишморатов)ның тууына 115 ел тулу уңаеннан, аның китапларыннан күргәзмә төзелде.
Әңгәмәнең төп бурычы:балаларда китапка хөрмәт уяту, аны ярату.
Ул талантлы язучы, рәссам Б.В. Шергин истәлегенә уздырыла. Шул максат белән 18 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе төзелде. «Халык җәүхәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар аның иҗаты белән таныштылар, шулай ук әсәрләрен кычкырып уку оештырылды.
Бүген КечеКибәхуҗа төп мәктәбендә тарих укытучысы Асманова Т.М. «Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән темага Парламент дәресе үткәрде. Ул укучыларга презентация ярдәмендә республикабызның законнар чыгаручы органнары , аларның бурычлары, яшь буыннын иҗтимагый- сәяси эшчәнлектә катнаша алу мөмкинлеге, кеше тормышында законнарның роле белән таныштырды. Яшь буын үзенең хокукларын һәм бурычларын белергә тиешлеген аңлатты.
Нинди син замана укытучысы? Безнеңчә , үз фәнен су кебек эчүче, эрудицияле, кызыклы һәм мавыктыргыч шәхес булырга, ә иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш. Шул уңайдан 2018 нче елның 19 нчы октябрендә Иске Җөри урта мәктәбендә җәмгыять белеме, физик культура һәм тарих фәннәреннән район күләмендә семинар үткәрелде. Семинар вакытында укытучылар ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрдә видеофильм, презентацияләр һәм физик күнегүләр аша патриотлык, ихтибарлылык хисләре тәрбияләнде.
Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Әлеге очрашу кичәсендә Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Әнәс улы, ТР Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы, район ветераннар Советы рәисе урынбасары Гыйльмиев Сәлмән Гали улы, Теләченең “Яшь армеецлар” отряды җитәкчесе Гатиятов Рәсип Рәшит улы һәм аның “Яшь армеецлары” катнашты. Көзге чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 15 егет ватаныбызны сакларга алына. Кичәдә егетләргә багышланган изге теләкләр әйтелде, матур җырлар җырланды. Очрашу барышында – кичә кунаклары, егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп, изге бурычларын исән - сау үтәп илебезгә исән - имин йөреп кайтуларын теләделәр. Шулай ук китапханәдә “Сагыну сәламнәрем сезгә, авылдашларым” исемле күргәзмә эшләнде һәм презентация күрсәтелде.