ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

“Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы данын Шәтке урта мәктәбе (тренер-укытучы Габделхәев Р.Х.), Теләче урта мәктәбе (тренер-укытучы Зәкиев Ә.Х.) кызлары  яклады. Барлыгы 5 команда катнашты: Кукмара, Можга (Киров өлкәсе), Теләче, Алабуга, Менделеевск командалары. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 3 урын яулады. 1 урында – Кукмара, 2 – Можга, 3- Теләче, 4 – Менделеевск, 5 – Алабуга.

  Җиңүче командалар Кубок, медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар.

   Әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  ООО “Агролак”  ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Барлыгы 12 команда, 90 артык спортчы катнашкан әлеге турнирда «Теләче» балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашты. Кызлар арасында 48 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Фәләхова Алсу (Теләче урта мәктәбе) – 3 урын, 52 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Шәйхетдинова Резеда (Теләче урта мәктәбе) – 2 урын, егетләр арасында 77 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Баев Илфир (Үзәк урта мәктәбе) – 2 урын, 95 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Зарипов Багир – 1 урын.

 Әлеге спортчыларның тренер-укытучылары – Гыйниятуллин Ф.С., Гыйниятуллин И.С.

19 нчы октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Көзге бал” бәйрәме үтте. Бәйрәмгә һәр сыйныф ныклап әзерләнгән иде. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. “Мода” күрсәтү конкурсына укучылар бик матур киемнәр тәкъдим иттеләр. Элеге чара  җырлар, шигырьләр, уеннар һәм конкурслар белән дәвам итте.

Шигырь кичәсе барышында танылган шагыйрьләр һәм аларның шигырьләре турында фикер алышынды. Якташ шагыйрьләребез һәм аларның шигырьләре хәтердә яңартылды.

Шул уңайдан 19 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Лермонтов әсәрләрен бергәләп кычкырып уку сәгате үтте.

«Моя малая родина с. Шармаши» электрон презентация, «Здесь край моих отцов и дедов» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар һәм журналлар ярдәмендә, күп кенә килүчеләр туган ягыбызның үзенең тарихы һәм истәлекле урыннары белән үзенчәлекле булуын белделәр. Безнең яшь укучыларыбыз мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр турында белделәр. «Россия тарихында минем Авылым тарихы» альбомын карап, өлкән яшьтәге укучыларыбыз элегрәк кирпеч заводында һәм мебель фабрикасында эш кайный иде, дип искә төшерде.

Алынган белемнәр «Почемучки» клубы балаларына викторина сорауларына җавап бирергә мөмкинлек бирде, балаларга истәлеккә «Авылым тарихы» буклетлары таратылды.

Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада катнаштылар, аның «Парус», «Туча», «Кавказ», «Утес», «Родина», «Осень» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Шулай ук укучылар игътибарына "Аның исеме йөз еллык түгел..." дип исемләнгән М. Ю. Лермонтовның китаплары буенча өстәл әдәби күргәзмәсе тәгъдим ителде.  

Чит телләрне өйрәнү - бүгенге заман таләбе. Бала татар теле  белән беррәттән, рус һәм инглиз телендә дә иркен аралашырга,үз фикерен җиткерә белергә тиеш. Районыбызның 1нче санлы  балалар бакчасында әлеге юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Бакчага йөрүче нәниләр рус телендә генә түгел,инглиз телендә дә җөмлә төзеп,сорауларга җавап бирә ала. Тәрбияче Фаляхиева Г. И. шөгыльләргә  ныклап әзерләнә,  күрсәтмә әсбаплар да,аудиоматериал да яшь үзенчәлеген исәпкә алып сайлана. "Күңелле инглиз теле" дип аталучы түгәрәктә безнең балалар яратып шөгыльләнә. Сабыйларның инглиз телендә төсләрне әйтүләре, санап күрсәтүләре, үзләренең исемнәрен тулы җөмлә белән атаулары тәрбияченең олы  хезмәте.

Клуб әгъзалары белән «В гости к кукле» дип исемләнгән әңгәмә - практикум үткәрелде.

Театр иҗатсыз яши алмый, шуңа күрә курчак театры клубы дәресләрендә импровизациягә зур роль бирелә. Импровизация ялыктыргыч хезмәттән, реплика, позалар, хәрәкәтләрне яттан өйрәнүдән китәргә өйрәтә. Кече яшьтәге мәктәп укучылары белән эшләүгә иҗади якын килү, әзерлекләре төрле дәрәҗәдә булуга карамастан, барлык балаларны да бердәм рәвештә үстерергә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International