ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балалар өйдә нинди яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерүләре турында сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, күңел ачу конкурсларында катнаштылар. Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Балалар өйдә нинди яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерүләре турында сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, күңел ачу конкурсларында катнаштылар. Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Балаларга “Табигатьне саклау – тормышны саклау ул!” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Укучыларга табигатьне саклауның нинди әһәмиятле эш икәне турында сөйләнде. Алар “Экологик  сукмак” буйлап атладылар табышмакларга, мәкальләргә, викторина сорауларына җаваплар таптылар.

Ямбулат авылы китапханәсендә күренекле балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Шигъри әкиятләр остасы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Шакурова Г.М. балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
  Әкиятләре аша автор балаларны табигать һәм тормыш - көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата - аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.

 

Дәресләрнең максаты - барысы да юлда яхшы ориентирлашсын, автомобильләр хәрәкәте принципларын аңласыннар һәм төрле стандарт булмаган хәлләрдә үз гамәлләрен белсеннәр өчен уздырылды.

   Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен викторина, "балаларга белергә тиеш" дип исемләнгән әңгәмә әзерләделәр һәм үткәрделәр.

Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белделәр "әгәр син велосипедчы", "әгәр син җиңел автомобиль пассажиры", "әгәр син җәмәгать транспорты пассажиры". Балалар бик канәгать калдылар, зур булмаган кызыксындыру призлары һәм татлы күчтәнәчләр алдылар.

Укучылар Л.Н.Толстойның тормыш юлы, белем алу-студент еллары белән таныштылар. Шулай ук Казан белән бәйле вакыйгалары, иҗаты һәм гаилә тормышы турында мәгълүмат бирелде. Укучылар бу чарадан үзләренә бик күп информация тупладылар.

15 нче  сентябрь - Татарстан  Республикасы варислар берлеге туган көне. Шул уңайдан, Теләче урта мәктәбендә зур чара узды.   Икенче сыйныфта белем алучы 75 укучы Эзтабарлар сафына кабул ителде. Укучыларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Татарстан Республикасы Варислар берлегенең лаеклы кешеләре булырсыз дип ышанабыз!

2018 нче елның 14 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсе "Укучының мәдәни көндәлеге" проектын тормышка ашыру максатыннан Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Беренче булып башлангыч мәктәп укытучысы Насирова Э. М. чыгыш ясады. Ямбулат авылы китапханәчесе Гөлия Шакурова балаларга "Укучының мәдәни көндәлеге", аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләр нинди номинацияләр буенча билгеләнәчәге турында сөйләде. Чара ахырында 5 башлангыч сыйныф укучысы "Укучының мәдәни көндәлеге" алды  һәм без балаларга "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында актив катнашуларын һәм барлык номинацияләрдә җиңүләрен теләдек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International