ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

24 август көнне Теләче районы культура йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында ярдәмгә мохтаҗ 2-6 сыйныф укучылары, әти – әниләре, класс җитәкчеләре, мәктәп директорлары өчен тантаналы чара үткәрелде.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Бар жырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә уздырылды. Китапханәче балаларга М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде, Р.Мостафинның "Жәлилчеләр" китабына күзәтү уздырды.

Шул уңайдан 23 август көнне Субаш авыл китапханәсендә  "Уткәннәр аша киләчэккә” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Китапханәче китап укучыларны кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, күргәзмәгә күзәтү үткәрде.

Бәйге балаларны халкыбызның рухи мирасын туплауга, Татарстан Республикасының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә тирәнтен кызыксыну формалаштыруга, гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирам тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә ия булды, ә иң яхшы эшләр күргәзмәдә урын алды.

Шармыш авыл китапханәсендә Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып уку үткәрелде. Китап укучылар «Герой Советского Союза», «Огненный узник» күргәзмәләре белән таныштылар. Чарада катнашучылар викторинада катнашып, кроссвордлар чишеп шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турындагы белемнәрен күрсәттеләр.

24 август көнне Җәлилчеләрне искә алып  Баландыш авылы китапханәсендә «Онытмадык,мәңге онытмабыз, алар батырлыгы турында...», дигән батырлык дәресе уздырылды.Шулай ук катнашучылар игътибарына «Алар батырлыгы үлемсез”дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Үзенең аяусыз һәм катылыгы буенча, аңа тиңнәр юк.23 нче август көнне Баландыш авыл китапханәсендә шул уңайдан хәтер сәгате уздырылды һәм газета чыгарылды.

24 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Җәлилчеләрне искә алу көне якынлашу уңаеннан "Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

  Каһарманлык, туган иленә, ватанына,милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә. Татар кешесе яшәү белән үлем арасында калганда да, икеләнеп, югалып калмый, үз җанын фида кылу бәрабәренә кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар эшли. Фашист тылында милләттәшләрен бер йодрыкка туплап, немецларга каршы яшерен оешма төзегән, моның өчен үлемгә хөкем ителеп, гильотинадан үткәнче ялкынлы шигырьләр язган  Муса Җәлилне телгә алу да җитә.

Балаларга Россия дәүләте символларының берсе буларак флагның барлыкка килү тарихы һәм раслануы турында сөйләнелде. Алар һәр илдә символның өч бердәмлеге - герб, флаг, гимн барлыгы турында белделәр. Чара дәүләтнең символлары турында шигырь уку белән тәмамланды.

Шул вакыйгага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Җәлилчеләр рухы мәңгелек” исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә патриот шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында булган китаплар куелды. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәре – безнең йөрәк түрендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International