ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Тәрбиячеләр, үз чиратында балаларны уеннарга кызыксындыралар, аларда уйнарга теләк тудыралар. Шушындый уеннарның берсе- коммуникатив уен. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек , начар билге алудан курку хисе юкка чыга.

Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы игенче- механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында. Шул уңайдан, 8 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Җирне кояш, кешене хезмәт бизи” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Әңгәмә “Урак 2018” не яктырткан газета материалларын кулланып үткәрелде. Шулай ук укучылар белән икмәк турында язылган шигырьләр укылды. 

Консультационные услуги по вопросам оборота недвижимости предоставляются Кадастровой палатой с ноября 2017 года. У  татарстанцев есть возможность  обратиться к высококвалифицированным специалистам учреждения для того, чтобы подготовить проект договора для сделки с недвижимостью, сформулировать исковое заявление в суд для решения проблем с оформлением земли или дома, и просто получить подробную консультацию в сложных ситуациях.

                                                                                            

Күргәзмә “ Хөрмәт белән баш иябез ”дип исемләнде. Ул шәхескә 75 яшь тулуга багышланды. Хәзерге чор укучысы Равил Фәйзуллинны оста шагыйрь, публицист буларак хөрмәтли. Китапханәдә аның китаплары   бик күп. Күргәзмә оештыруның максаты да китапханәгә килгән китап укучыларны язучының иҗаты белән таныштыру иде.

4 август көнне Алан авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Р.Фәйзуллин иҗатына багышланган “Җирдә шигърият исән чакта, китап булыр һәрчак күңелдә” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм аның әсәрләре буенча әдәби сәгать үткәрелде.Күргәзмәгә шагыйрьнең төрле елларда язылган һәм аның иҗат үзенчәлекләрен билгели алырлык китаплары куелды.

Совет һәм Россия тарихын өйрәнү фәне Бөек Ватан сугышын Курск (5-23 июль), Орловск (12 июленнән — 18 августына кадәр) һәм Белгородск-Харьковь (3-23 август) көрәш операцияләренә бүлә. Ачы авылы китапханәсендә "Без хәтерлибез" дип исемләнгән альбом ясалды, анда Курск дугасында булган бәрелешләр  турында материаллар җыелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International