ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Китапханәче “Хыялый балачак ” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен 6 август көнне “Һәр таҗында - мең дәва” дип исемләнгән  экологик сәгать үткәрде. Бу сәгатьнең максаты: балаларны дару үләннәрен танырга  һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү, аларны куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру һәм үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү. “Табигать һәм без”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп , укучыларга тәкъдим ителде. “Үләннәрнең шифасы - чәчәктә” дигән китаптан бик күп мәгълүмат алынды.

Бәйрәмебездә халкыбызның милли уеннары  уйналды, онытылып барган җырлар искә тошерелде. Ахирәтләребез истәлек-хәтирәләр яңартудан, бер-берсе белән ихлас сөйләшүдән соң, аларның күңелләре сафланып, яшәү дәртләре артып киткән кебек булды. Бәйрәмебез ахырында яшел чирәмгә табын корып, шифалы чишмә суы белән самавыр чәе эчтек.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

6 августан Теләченең беренче номерлы бакчасында         “ Икмәк ”  атналыгы  үткәрелә. Бакча  хезмәткәрләре балалар белән бик зур эш башкаралар. Икмәкнең кайдан килгәнен, кем үстергәнен һәм ничек үстерелгәнен, ничек өстәлгә эләккәнен балалар кызыксынып тыңлыйлар. Әлеге темага багышлап балалар комнан  “кабартмалар, бәлешләр”  пешерделәр һәм  “Икмәк юлы” темасына рәсем күргәзмәсе  оештырылды. Балалар үз куллары белән кабартмалар ясадылар. Кабартма пешкән ис бөтен бакчага таралды, соңыннан нәниләр үз кабартмаларыннан авыз иттеләр. Балаларның икмәк турында алган белемнәре алар күңелендә әле озак сакланыр дигән өметтә калабыз.

6 нчы август көнне  Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасына  яңа уку елына әзерлекне тикшерү буенча комиссия килде. Бакчабызда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә, хезмәтне саклау буенча эшчәнлеккә,балалар бакчасы бинасының кабул итәргә әзерлегенә,участокта башкарылган эшләргә нәтиҗэ ясалды.

5 август көнне Казаклар авылы китапханәсе, Казаклар авылы клубы хезмәткәрләре “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Әҗекә” чишмәсендә өмә оештырды. “Туган ягыңны сакла” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара чәй эчү һәм күңелле уеннар белән тәмамланды.

4 август көнне Татарстанның халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 75 яшь. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында «Иҗат дәрьясы киң» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

01.08.2018 начала работу межведомственная комиссия по приемке объектов образовательной деятельности (ДОУ, СОШ, НОШ, ООШ). Так, сегодня, комиссия работала в нашей организации. Основное внимание уделялось мерам пожарной безопасности.  Старший инспектор МОНД и ПР по Сабинскому и Тюлячинскому МР УНД и ПРГУ МЧС России по Республике Татарстан, майор внутренней службы Л.М.Тимерханов в ходе приемки провел профилактический осмотр нашей организации. Также провел инструктаж по мерам пожарной безопасности и профилактическую эвакуацию персонала школы на случай возникновения пожара. 

Соңгы елларда Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” акциясен уздыру матур гадәткә әйләнде. Беренче сыйныфка баручы сабыйларны сөендерер өчен мәктәбебез укытучылары кулларыннан килгән бөтен эшләрне башкарырга әзер. 

6 август көнне, Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасына яңа уку елына әзерлекне тикшерү буенча комиссия килде. Бакчабызда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә, хезмәтне саклау буенча эшчәнлеккә,балалар бакчасы бинасының кабул итәргә әзерлегенә,участокта башкарылган эшләргә нәтиҗэ ясалды.

Ярышта Теләче районы җыелма командасы составында Теләче һәм Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылар катанашты (тренерлары – балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы А.Хәбиров). Кукмара (3:0) һәм Әтнә (2:0) командаларын җиңеп, безнең егетләр финал уеннарына чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International