ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 9 августында мәгариф бүлегендә Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында хезмәтне саклау буенча документациягә җаваплы кешеләрнең “Белем оешмаларында куркынычлыкны тәэмин итү” темасына секция утырышы үткәрелде. Секция утырышында 5 чыгыш тыңланды, Гүзәлия Заһит кызы 2017/18 нче елга нәтиҗә ясады, 2018/19 елга план белән таныштырылды һәм расланды.

2 белем оешмасында капиталь ремонт төгәлләнү  алдында тора. 11 белем оешмасында эчке туалетлар, каназизация төзү эшләре алып барыла. Тикшерү барышында янгын, террорга каршы куркынычсызлык чаралары буенча күп кимчелекләр ачыкланды. Күп кенә белем оешмаларының мәктәп яны укыту-тәҗрибә участоклары торышы  уңай яктан билгеләнде.

Балалар белән аерым белем бирү ихтыяҗы буенча эшне оештыру” дигән темага район балалар бакчалары мөдирләре өчен август киңәшмәсе булып үтте. Бу киңәшмәдә безнең 3нче номерлы балалар бакчасы белгечләре Баева А.Г., Шаймарданова М.Н. чыгыш ясадылар.

Аерым белем бирү ихтыяҗы булган балалар белән эшне оештыру” дигән темага август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә башында бакча мөдирләре бакчаның педагог-психолог бүлмәсенең җиһазланышы белән таныштылар һәм  Теләче 3нче балалар бакчасы педагог-психологы Баева Ә.Г.  ачык шөгылен карап үттеләр. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар белән Теләче 3нче балалар бакчасы логопеды Шәймәрданова М.Н. һәм Теләче 2нче балалар бакчасы педагог-психологы Зиннатова Г.Р. кызыклы мастер класслар үткәрделәр. Киңәшмәнең төп темасы буенча район мәгариф бүлеге педагог-психологы Хазипова С.Н. чыгышы да тыңланды, аннан соң район мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Киңәшмәгә полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х. һәм Саба районының профилактика булеге начальнигы Ягафарова Г.Н. да чакырулы иде.


10
август, 2018 ел
җомга

Яңа китаплар белән танышып алган мәгълүматны балалар әдәбият дәресләрендә кулланыр дип өметләнәбез. Әлеге күргәзмәнең максаты: китап укучыларда укуга омтылыш формалаштыру, балалар китапларын популярлаштыру һәм китап укуның тормыштагы әһәмиятен арттыру иде.

Алга киткән интернет заманында күпчелегебез аннан файдаланабыз. Ә менә өлкәннәребез компютер артында утырмыйлар. Алар журналлар һәм матур әдәбият укырга яраталар. Китапханәгә еш килә алмаганлыктан аларның өйләренә алып барып укытабыз. Алып килгән китап –журналларга сөенеп, аз гына күрсәткән яхшылыкны да зурлап кабул итеп Гыйльметдинова Мәдәния һәм Каримуллина Галия апалар рәхмәтләрен җиткерделәр.

Балаларны мәчет белән Фоат абый Гобәйдуллин таныштырды. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, кыска догаларны сөйләде. Балалар да үзләре  белгән догаларны яттан сөйләделәр.

8 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә  “Наркотикларга – юк! Без тормыш яклы!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә  сәламәт яшәү рәвеше - наркотикларсыз , тормыш турында да материаллар куелды.

8 нче август көнне Теләче урта мәктәбенә  беренче сыйныфка  керүче балалар « Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында  укучы  сумкалары белән бүләкләнделәр. Булачак укучыларны Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов  Ильдус  Фатыйхович,  Татарстан Республикасы транспорт һәм  юл хуҗалыгы министры  Сафин Ленар Ринатович  һәм мәгариф бүлеге  җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котладылар.

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары Югары Мәтәскә авыл җирлегендә “Конфликтны чишү юллары” дип исемләнгән дәрес уткәрделәр. Дәреснең максаты – үзара аңлашылмаучанлык юлларын табарга ярдәм итү.. Дәрес барышында специалистлар әти-әниләрне үз хокуклары һәм бурычлары белән төгәлрәк таныштырдылар. Дәрес ахырында “Мин әйбәт әти-әниме?” дип исемләнгән тест үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International