Математика белем сыйфатын күтәрү өчен һәр балага индивидуаль якын килү алымнарын куллану ” темасына районның тәрбичеләре өчен семинар үтте. Шушы ике балалар бакчасы да математика буенча Федераль инновацион мәйданчык исемен йөртәләр. Семинарның беренче өлешендә1нче номерлы Теләче балалар бакчасынының тәрбиячеләре: Давлетшина Р.Н. һәм 1нчеХисамутдинова Л.Н. күрсәтте . Икенче өлеш 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында дәвам итте: тәрбиячеләр Хафизова А.Р.- дидактик уен, Биккинина Р.Р- өзлексез белем бирү эшчәнлеген, Мингазова Г.Р.- математика буенча квест уеннар күрсәттеләр. Семинарда Башинова С.Н.- доцент кафедры дошкольного и начального образования,кандидат психологических наук ГАОУ ДПО «ИРО РТ» чыгыш ясады. Семинарны йомгаклап, сүз район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия методисты Саетова А.Н.га бирелде.
2018 нче елның 9 августында мәгариф бүлегендә Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында хезмәтне саклау буенча документациягә җаваплы кешеләрнең “Белем оешмаларында куркынычлыкны тәэмин итү” темасына секция утырышыүткәрелде. Секция утырышында 5 чыгыш тыңланды, Гүзәлия Заһит кызы 2017/18 нче елга нәтиҗә ясады, 2018/19 елга план белән таныштырылды һәм расланды.
2 белем оешмасында капиталь ремонт төгәлләнү алдында тора. 11 белем оешмасында эчке туалетлар, каназизация төзү эшләре алып барыла. Тикшерү барышында янгын, террорга каршы куркынычсызлык чаралары буенча күп кимчелекләр ачыкланды. Күп кенә белем оешмаларының мәктәп яны укыту-тәҗрибә участоклары торышы уңай яктан билгеләнде.
Балаларга аның хикәяләре, мәсәлләре бигрәк тә ошый. Язучының әсәрләре балаларны ярата белергә, ягымлы, кыю, гадел, эзләнүчән булырга өйрәтә. Язучының юбилее уңаеннан Ачы китапханәсендә "Л.Н. Толстой для детей" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә балаларны язучының төрле әсәрләре белән таныштыра.
Әлеге акция балаларга портфельләр, канцтоварлар, мәктәп формалары алырга ярдәм итү йөзеннән оештырыла.
10 августта Шәтке авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә хәйрия концерты оештырылды.
Ә җәйне кунелле итеп үткәрү- тагын да кызыклырак! Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре җәйге каникул чорында 10 август көнне балалар белән күңел ачу чарасы уздырды. Төрле спорт уеннары уйналды. Балаларнын каникул вакытлары бик куңелле утә.
Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык та бар. Әйләнә–тирәбездә яхшы һәм тискәре күренешләр бергә үрелеп бара. 11 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә хокук бозу очракларын булдырмау, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү максатыннан «Право на жизнь» исемле темага буклетлардан күргәзмә эшләнде.
Әлеге чарада катнашучыларага Курск сугышы Бөек Ватан сугышында аерым бер урынны алып торуы турында сөйләнелде. Ул 50 көн һәм төн, 1943 елның 5 июльеннән 23 августына кадәр дәвам итә. Үзенең аяусыз һәм катылыгы буенча, аңа тиңнәр юк.
10 нчы август көнне район мәгариф бүлегендә Тимерханов Л.М.катнашында хезмәтне саклау буенча киңәшмә булып узды. Анда Баландыш төп мәктәбенең тарих укытучысы Гилазова Э.Р. да катнашты.