29 августта Россия Федерациясенең Мәгариф министры О.Ю.Васильева укучыларның ата-аналары белән очрашу уздырачак. Очрашу турыдан-туры әңгәмә һәм видеоконференция формасында булачак. Сорауларны http://edu.gov.ru/oDc-view сайтына җибәрергә мөмкин. Аеруча кискен сораулар җыелышның көн тәртибенә кертеләчәк.
Бу атнада Теләче 2нче балалар бакчасында Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында ул балаларга тагын бер кабат юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп үтте, светофор төсләрен кабатлады. Аннан соң балалар бергәләшеп “Пазл җый”, “Уйла һәм җавап бир” кебек дидактик уеннар уйнадылар һәм юл билгеләре төшерелгән рәсемнәр буядылар.
Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы чыгыш ясады. Аннан директор урынбасары Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы укыту-тәрбия эшләренен 2017-2018 уку елының нәтиҗәләре белән таныштырды. Методист Гараева Рушания Ринат кызы техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен куллану вакытларын һәм урыннарын искә алып узды. Икенче көн тәртибендә өстәмә белем бирү педагоглары Набиуллина Рәфилә Рафил кызы һәм Галимзянова Фәния Габделхак кызы чыгыш ясадылар.
11 август көнне Казаклар авыл клубында «Я познаю Мир» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар белән берлектә Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында шөгыльләнүче балалар белән мастер класс уздырылды.
Районыбыз басу-кырларында тулы күәткә урып-җыю эшләре бара. Бүген муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Илдар Гафуров белән берлектә урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән бертөркем комбайнерларга чираттагы акчалата премия сертификатлары тапшырылды.
Әлеге рәсемдә сез җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте комбайнерлары Ренат Гатауллин белән Илһам Мөҗиповка сертификат тапшыру вакытын күрәсез.
Әлеге акциянең максаты: яңа укучылар җәлеп итү. Укучыларыбыз яңа китаплар белән танышты, укыган китаплары буенча тәэсирләре белән уртаклаштылар.