ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2018 ел
җомга

 8 август көнне Теләче район культура йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында  беренче сыйныф укучылары, әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.

    Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә быел беренче сыйныфка баручы 155  балага барлык уку әсбаплары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.

    Тантанага килгән районыбыз башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры  Сафин Ленар Ринат улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна  балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.

     Бәйрәм  аниматор катнашында концерт номерлары белән алып барылды.


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балаларга китап куллану, аны сайлап алу, сак тоту  кагыйдәләре  аңлатылды. Китап турында мәкальләр әйтелде, табышмакларга җаваплар бирелде. “Сорау миннән, җавап сездән” – исемле викторина үткәрелде.

Күргәзмә янында үткәрелгән әңгәмә барышында китап укучылар өч төсле Россия флагының килеп чыгу тарихы һәм «яшәешенә» кагылышлы берничә кызыклы факт белән таныштырылды, шулай ук андагы төсләрнең нәрсәне символлаштыруы, флаг нинди оешма, биналарда булырга тиеш һәм башкалар турында искә төшерелде.

Мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте. Үзләренең математика буенча яңа проект куллану тәҗрибәләре белән өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. уртаклашты. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар, тәрбиячеләр Давлетшина Р.Н.  һәм Хисаметдинова Л.Н. тарафыннан уздырылган, әлеге балалар бакчасында киң кулланыш алган “Мате:+”  инновацион проекты буенча зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә ачык шөгыль дә карап уздылар. Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты,  Татарстан республикасының милли мәгарифне үстерү институтының психология фәннәре кандидаты Башинова С.Н. кунак булып килгән иде. Ул әлеге проектның җитәкчесе буларак бакчадагы эшчәнлеккә югары бәя бирде. Алга таба эшләү юлларын күрсәтте.

Киңәшмәдә шулай ук район мәктәпләре буенча физик тәрбия предметы кураторы, мәгариф булеге вәкиле Илшат Рифгат улы Фасхиевта катнашты. Киңәшмәдә көн тәртибе буенча узган 2017/2018 ел нәтиҗәләре белән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең директоры Т. Р. Имамиев, ГТО темасы буенча методист Д.П.Чернов һәм  И.Г.Фасхиев чыгыш ясадылар. Ахырдан югары уңышларга ирешкән педагогларга район мэгариф булегенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Вступил в силу федеральный закон, который ввёл уведомительный порядок в строительстве и реконструкции садовых и индивидуальных домов. Согласно закону, выдача разрешения на строительство индивидуальных домов на участках ИЖС отменяется. Собственник будет обязан направить в орган, выдающий разрешение на строительство, специальное уведомление о возведении жилого дома. Прежний порядок сохраняется только в отношении домов большой площади — свыше 500 кв. м. «Уведомить власти необходимо будет и о начале строительства садового дома. После 1 марта 2019  года учесть в кадастре и оформить права на дачный дом, минуя эту процедуру, будет невозможно. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International