Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырылды, шигырьләре укылды. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Викторинаның җавапсыз калган сорауларына Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр. Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр.
Бу көн берничә буын кешелек тарихында бик зур урын алып тора. Шушы һаләкәтне искә алу көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Чернобыль-ХХ гасыр һәлакәте” исемле тематик полка булдырылды һәм аның буенча информация сәгате үткәрелде.
Укучылар Г. Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган сорауларга җаваплар бирделәр һәм аның шигырьләренә һәм әкиятләренә багышлап рәсемнәр ясадылар. Әдәби кичә ахырында укучылар шагыйребез Г. Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Кешеләрнең бәйрәмнәре булган кебек, Табигать дөньясының да “бәйрәмнәре” бар. Һәм аларның берсе – Җир Көне. “ЭкоЯз" һәм Җир көненә багышланган экологик акция кысаларында Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты берлектә "Туган төбәгеңне чүп-чардан чистарткан чакта селфи эшлә" дип исемләнгән экологик акция уздырды. Акциянең асылы - тәртипкә китерелгән, чистартылган территориядә selfie эшләргә һәм китапханә сайтына җибәрергә . Акциядә балалар белән беррәттән олылар да актив катнашты.
Балалар өчен китап күргәзмәсенә күзәтү һәм Габдулла Тукай әкиятләре буенча "В мире стихов и сказок Габдуллы Тукая" дигән әңгәмә үткәрде.
"Сударушка" халык ансамбле составында. Комсомол юбилее һәм Бөек ватан сугышына багышланган җырлар җырладылар. Чыгыш өчен диплом белән бүләкләнделәр.
Татар әдәбияты үсешенә, ул бөек халык шагыйре буларак керде. Һәм аның туган көн көнне без мәктәп белән бергәләп шагыйрьгә багышланган хәтер көне үткәрдек.
Ахырдан балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
25 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе «Ромашка» балалар бакчасы нәниләренә(“Нурлар” клубы) шагыйрьнең шигырь һәм әкиятләрен кычкырып укыды. Китапханәче татар әдәбияты классигының балачагы, мәдрәсәдә уку һәм яшәү еллары турында сөйләде. Әлеге чара балаларда туган йортка, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл караш нигезе тәрбияли.
Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре ”дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә барышында китап укучыларыбыз аның китапханәдәге китапларына сәяхәт кылдылар, әсәрләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр, шагыйрьнең шигырь-әкиятләрен тыңладылар. Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә ахырында балалар бик теләп “Туган тел” җырын җырладылар.