ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә булып узды. Балалар татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М белән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.Соңыннантәрбиячеләр балаларга “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Нәниләрнең  күңеленә бу тамаша аеруча хуш килде. Бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. Еллар үтү белән, Г. Тукай әсәрләренең тирән мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз.  Ул безнең өчен бөек шагыйрь генә түгел, ә татар тормышы һәм аның тарихына эз салучы шәхес тә әле. Тукай әле хаман да әсәрләре аша, шушы авыр тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.

24 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак"берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Син яшәрсең, мең яшәрсең, Син шагыйрьләр солтаны" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Кичә барышында балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормышы белән бәйле булган сорауларга җавап бирделәр.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә.  23 апрель көнне мәдәният йорты директоры белән берлектә “Тукай сүнмәс йолдыз ул” дигән исем белән шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде. Бу чара төрле сыйныф укучылары һәм бакчада тәрбияләнүчеләр катнашында “Каенкай”ясле-бакчасында үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, шулай ук  Г.Тукайга багышлап язган шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар.

Иске Җөри авылы  китапханәчесе дә бу акциядә актив катнашты. 22 апрель көнне территориядагы карларны таратты, җир чыккан урыннардан чүпләр җыйды.

21 апрель көнне Күкчә авылы китапханәчесе “Китапханә төне - 2018”акциясе кысаларында “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсе белән берлектә “Без –Тукай оныклары” - дип исемләнгән кичә үткәрде.

23 апрель көнне Күкчә авылы китапханәчесе «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» ‒яхшы эшләр эстафетасы  #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН  #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН »  акциясендә катнашты. Балыклы авылы мәдәният йорты территориясе чүптән арындырылды. 

23 апрель көнне Г.Тукайның 132еллыгына багышланган Әбде авыл китапханәсендә  «Саз мой нежный и печальный…»  дип исемләнгән чара узды. Балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында «Великому татарскому поэту посвящается…» дип исемләнгән альбом  тәкъдим ителде. Балалар бик теләп  Г.Тукайның әсәрләрен укыдылар.

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, Казан губернасында (хәзерге Арча районы Р. Татарстан) Кушлавыч авылында мулла Мухамметгариф гаиләсендә туган. Шул уңайдан Ачы авыл китапханәсендә Г.Тукайның 132 - еллыгына багышланган, телдән журнал "Габдула Тукай" төзелде. Журнал язучының иң әһәмиятле тормыш этаплары турында сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International