ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Урта Мишә авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнашалар. Территориядагы карларны тараттылар, җир чыккан урыннардан чүпләр җыйдылар.

Китапханәдә әлеге көнгә багышланган иҗади эшләр буенча бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә катнашкан, 6 кеше, Тукай әсәрләренә багышлап рәсемнәр ясаганнар иде.

21 апрельдә 19.00 сәг. 22.00 сәг.  кадәр Шәтке авылы китапханәсендә яшьләр белән “Китап төне”дип аталган – Л.Н.Толстой китаплары буенча әдәби сәяхәт оештырылды. Алар “Уку утравы”нда булдылар, Толстой әсәрләре буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китап-күргәзмәләре белән таныштылар. Аеруча да “Китап базары”,  “Әдәби кафе” дигән күргәзмәләрне кызыксынып карадылар.  Азакта “Уку ул- заманча” дип исемләнгән флешмоб үткәрелде. Барлык катнашучылар да татлы призларга ия булдылар. Китап-күргәзмәләрдән 12 китап укылды.

Балалар рәсемнәре аша укыган әкиятләрен тасвирлап бирә алдылар. Белгечләр әйтүенчә,  балалар рәсем ясаганда, яңа ачышлар ясыйлар, әйләнә  - тирә дөнья белән якыннанрак танышалар. Рәсем ясау серләренә төшенәләр.

Мәдәният йорты территориясен чуп-чардан чистарттылар, карлар тараттылар. Алда әле эшләр күп. Клумбаларны  чистартып, чәчәкләр утыртасы бар.

Бәйрәмгә авыл китапхәнәчесе Нәүрүз, мәдәният йорты директоры Кыш бабай булып бәйрәм үткәрүдә катнашты. Мәктәп укучылары өчен төрле күңел ачу программасы әзерләнгән иде.

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак  театр– студиясе Н.Гернетның “Дорофей  маҗаралары” исемле спектакле белән Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты оештырган  Халыкара балалар театр иҗаты  “Петрушка” конкурсында катнашты. Коллектив бу конкурста 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International