ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Шушы айлык  кысаларында Үзәк китапханәчесе Хазипова Ф.А “Мин татарча сөйләшәм”дигән темага  Габдулла Тукайның  шигырьләреннән өзекләрне татар телендә  сөйләп күрсәтү тәкъдим ителгән акция үткәрде. Бу акциянең  максаты Габдулла Тукай мисалында өлкән  буында туган телне һәм  милли мәдәниятне саклауга җаваплылык хисләре тәрбияләү.

«Я вновь открываю Льва Толстого» исеме белән бөек рус язучысы  Л.Н.Толстойның тууына 190 ел булу уңаеннан, Татарстан Республикасы балалар китапханәсе оештырган акция кысаларында катнашып Күкчә авыл китапханәсе дипломга лаек булды.

Анда Лесной авыл клубы мөдире Вохмина Гөлия Рашат кызы да , үзе әзерләгән кул эшләреннән  күргәзмә белән катнашып кайтты.

Бу бәйгедә Теләче сәнгат мәктәбенә йорүче 3 бертуган Мухаметхановлар катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. Айсаф һәм Алмир 3 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. Айбулат грамота белән бүләкләнде. (Җитәкчеләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафиуллин Ильяс). Бу халыкара бәйгенең масштабы Татарстаннан кала бик куп регионнарны үз өченә алды. Сирия, Чечня, Казахстан, Башкортстан, Перм  һәм башка төбәкләрдән бик куп конкурсантлар катнашты.   

Көннәр җылынуга, язгы мәшәкатьләр дә башлана. Көтелмәгән хәлләрне кисәтү өчен, күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә. Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров та, язгы ташу тыныч узарга тиеш, дип фаразлый. Дөрес, кинәт җылытып җибәреп, кар тиз эри башласа, ниләр буласын белеп булмый.

8-13 апрель көнне Казан шәһәрендә  XVIII Республика яшьләр эстрада телевизион “Созвездие-Йолдызлык 2018” фестивалендә Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты үзешчәне Фәндус Гильметдинов катнашты. Ул өлкән группа вокал-җырчылар арасындагы суперфиналда  “Халык традицияләрен саклауы өчен” номинациясендә махсус призга лаек булды.

      14 апрель көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.

      Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә,  Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.

      Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре үзенең продукциясен тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә якынча 1,2 млн. сумлык продукция китерелде, 23 машина катнашты.  

     Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителде: ит, йомырка, сөт, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Бу продукциягә бәяләр шактый түбән хәм бик кулай иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International