ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

     13 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро»ның Чулпан бүлекчәсендә тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

     Техниканы карауга барлыгы 10 трактор, 3 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

12-14 апрель көннәрендә Мамадыш шәһәренең  «Мамадышский» совхозында 2002-2003 елгы яшүсмер кызлар арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. Теләче районы командасы данын Шәтке урта мәктәбе укучылары (тренерлары Габделхаев Р.Х.) һәм Иске Җөри урта мәктәбе укчылары (тренерлары Зәкиев Ә.Х.) яклады.

Әңгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде. Яшьләр илебездә булган гадәттән тыш булган вакыйгалар турында үзләренең фикерләрен белдерделәр һәм аларны булдырмау өчен тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

14 апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары,   илебезнең барлык укучылары белән берлектә,   тоталь диктант  яздылар. Диктантның максаты укучыларда рус теленә мәхәббәт тәрбияләү, рус телен  өйрәнергә теләүчеләрне  бергә берләштерү  иде.

Балалар спорт мәктәбе тренеры Сафин А.З. һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гиниятуллин И.С. җитәкчелегендә Теләче районы командасы да  әлеге ярышларда  катнашып кайтты.  Барлыгы 41 команда 353 яшь көрәшче катнашкан турнирда 70 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Зарипов Багир (Теләче) 2 урын, 40 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Галиуллин Әнәс (Иске Җөри) 6 урын, 60 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Камалиев Илхам (Олы Мәтәскә) 7 урынны яулады. 

14 апрель көнне китапханәче Шакурова Гөлия “Игелек яшәсен җиһанда” дигән девиз астында китап һәм газета – журналлар белән таныштыру һәм аларны тарату буенча өлкәннәрнең өйләренә баруны оештырды. Шуның өчен дә китапханәче Шакурова Гөлия, “Язгы игелеклелек атнасы” кыссаларында Миңсылу Шәйхетдинова өенә килде. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән – төрле китаплар бирү генә  түгел, ә аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер дә теләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International