ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

8-15 апрельгә кадәр “Уникс” концертлар залында “Созвездие – Йолдызлык – 2018” Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналы узды. Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Галлямов Мурат “Вокал соло” номинациясендә чыгыш ясап, “Созвездие – Йолдызлык – 2018”фестиваленең лауреаты булды. (Җитәкчесе – Сафина А.Ә.)  Аларга алга таба да уңышлар телибез.

11 апрель көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылыары  очен спорт  ярышлары утте.Әлеге ярышта мәктәбебез укучылыры актив  катнашып, IIурынны яулап кайттылыр. Котлыйбыз аларны!

Шулай ук, Габдулла Тукай китапларыннан «Тукай – шигъри чишмәбез» дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Балалар Г.Тукайның тормыш юлы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар. Язучының әсәрләре белән таныштылар. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә ахырында Г.Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләре буенча мультфильм күрсәтелде.

Шармаш авыл китапханәсендә «Ступени во Вселенную» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Тәкъдим ителгән әдәбияттан  космонавтика турында кызыклы фактлар белергә була. Әлеге көнгә «Мы и вселенная» дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде.  Укучылар үз эшләрен китапханәгә алып килделәр. Әлеге эшләр безнең күргәзмәне бизәде.

Аның төп өлеше булып авылдашлар һәм укучылар арасында “Космонавтика көне минем өчен ул - ...” дигән блиц опрос булды. Сораштыруда 12 кеше катнашты. Бөн җавапларны горурлык һәм патриатизм хисе берләштерде.

12 апрель көнне Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, 2018   елның язгы-кыр эшләренә әзерлекне тикшерү максатыннан конкурс булып үтте.

2018 елнын 13 апрель көнендә,  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гөлшат Зиннатова “Үзеңә ышан” технология кысаларында дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү тора.

     13 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Ак Күл» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

     Техниканы карауга барлыгы 16 берәмлек трактор, 10 берәмлек арба әзерләнеп куелган иде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде. Шулай ук, тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде.

    Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

    Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техник күзәтчелек  итү  идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International