ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

“Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясенә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул чакта террорлык акты вакытында берничә йөз кеше үлгән, аларның күбесе балалар булган. Өч көн эчендә дә бер тамчы су да эчә алмаганнар. «Тормыш Тамчысы» акциясе аша инде безнең белән булмаган кешеләр белән символик рәвештә су белән уртаклашырга чакырабыз. Һәлак булганнарны искә алыйк!

Ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Шушы уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә "Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрде" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан китапханәдә балалар белән әңгәмә уздырылды. Китап күргәзмәсендә түбәндәге мәгълүмат күрсәтелде: терроризм төшенчәсе һәм иң мөһиме шушы вакытта үзеңне ничек итеп тоту. Китапханәче балаларга куркыныч янаганда нинди кагыйдәләрне белү мөһим икәнен сөйләде.

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында информацион күргәзмәгә күзәтү, теракт янаган вакытта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, хуҗасыз әйберләр, пакетлар табылганда үзеңне ничек тотарга, куркынычсызлыкны ничек сакларга кирәклеге аңлатылды.  Чара ахырында тематик буклетлар таратылды.

1 сентябрь-Белем бәйрәме, күңелле кыңгырау, балаларны кабат мәктәпкә - белем иленә җыйды. Белем көне-уку елы башлануны символлаштыручы бөтен халык бәйрәме.

МБГБУ — Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 1-9 сыйныфларында «Транспорттагы куркынычсызлык виртуаль дәресе» дигән профилактик акция үткәрелде. Акция кысаларында ватсапта балалар-ата-аналар төркемнәре чатларында, электрон көндәлекләрдә һәм мәктәпнең рәсми сайтында махсус белешмә урнаштырылды.

Баландыш авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Йөгерүче китап - 2023» социомәдәни акциясенә кушылды. Акция китапханәләрне популярлаштыруга, укуга һәм интеллектуаль үсешкә кызыксынуны стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Көзге акция педагог һәм остаз елына багышлана.

Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы   вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Белем көне уңаеннан 1 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә “Кыңгыраулы мәктәп еллары” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Алар укучыларны бәйрәм белән котладылар, кечкенә генә бүләкләр тапшырдылар.

Бу акция китапханәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына укытучыларга кагылышлы сорауларны бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәркем бүләккә китаплар алды. Бу кызыклы һәм гадәти булмаган акция көтелмәгән мизгелдә теләсә нинди белем кирәк булырга мөмкин булуын раслады.

Урта Мишә авылы китапханәсендә 1 сентябрь белем бәйрәме уңаеннан “Белем иленә китап белән!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Бары тик китаплар гына кешегә буыннан буынга тәҗрибә өйрәтәләр, белем бирәләр, матурлыкны тоярга, кешеләрнең күңелен аңларга ярдәм итәләр. Өлкән буын өчен бу дата күңелле хәтирәләр булса, мәктәп укучылары өчен 1 сентябрь шатлыклы да, мавыктыргыч та, шул ук вакытта бик җаваплы чор башлану да.

Шармыш авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс оештырылды. Шулай ук китапханәдә укытучылар һәм остазлар елына багышланган "Всё начинается со школьного звонка" исемле китап күргәзмәсе дә эшләнде. Китап күргәзмәсендә балалар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләре тәкъдим ителде. Яшь укучыларга тәкъдим ителгән китаплар һәм энциклопедияләр аларның мәктәп фәннәрен үзләштерүдә зур ярдәм булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International