ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бик бай. Муса Җәлил - шундый патриотларның берсе. Ул татар халкының гына түгел, ә бөтен дөнья халкы өчен патриот шагыйрь. Ул – үлемсез. Муса Җәлил тормышы батырлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой-шагыйрь. Шагыйрь үзенең рухи батырлыгы, иҗаты, батыр йөрәге белән әле дә  тере. Ул безнең белән алгы сафта бара. Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты белән таныштыру, шагыйрьгә карата ярату хисләре уяту, балаларның Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру максатыннан  17 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Гомеремне дә бирәм халкыма” дип исемләнгән  батырлык сәгате үткәрделәр. Чарада мәктәп укучылары катнаштылар.

19 нчы февраль көнне район мәдәният йортында «Созвездие- Йолдызлык - 2023» эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең районкүләм сайлап алу туры узды. Чарада Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» бию коллективының “Фантазия» һэм «Василек» группалары чыгыш ясадылар. Зилә Рафаил кызы коллективына алдагы турларда зур уңышлар телибез.

16 февральдә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы З. Р. Баева " Фольклор һәм этнография» республика семинар-практикумында катнашты. Педагоглар өчен традицион хореография  һәм халык җыры режиссурасы буенча мастер-класслар күрсәтелде.

    19 февральдә Арча районы Мөрәле авылында өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов җитәкчелегендә чаңгы ярышлары бүлекчәсе укучылары Арча мөхтәсибәте кубогына ярышларда катнашып түбәндәге призлы урыннарны алдылар:

17 февраль көнне Теләче районы мәдәният йортында. "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә республикабызның 5 районыннан килгән әти-әниләр комитетлары командалары көч сынашты. Безнең район данын Олы Нырсы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчесе Мөбинова Г.Г. командасы яклады һәм лаеклы 2 урынны яулады. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба тагын да зур үрләр яулауларын телибез!

Чара башында китапханәче Сәйфетдинова Р.М. 6-9 сыйныф укучыларын, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук  “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дигән презентация күрсәтелде. Бүгенге көндә дә аның тормышы һәм иҗади батырлыгы үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм поэмаларын китап укучылар бугенге көндәдә дулкынланып укый. Шигъри кичәдә катнашучылар М.Җәлилнең «Минем җырларым», «Сандугач Һәм Чишмә», «Кызыл ромашка», «Ана бәйрәме», “Ишек төбендә” дигән патриотик шигырьләрен  кычкырып укыдылар.

Бу кичәдә авылдашларыбыз бик теләп катнаштылар. Алар шагыйрнең тормыш юлын чагылдырган һәм аның иҗади эшчәнлеге буенча бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр. Аның шигырләрен яттан сөйләделәр, матур җырларын башкардылар. Кичә барышында Муса Җәлилнең кыю, батыр сугышчы булуына сокландылар.

16 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә «Әфганстан - сугыш юллары буйлап" дип исемләнгән хәрби - патриотик әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М.  укучыларны  Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырып, безнең солдатларның, катлаулы шартларда - батырлык, ныклык, намуслылык күрсәтүләре, хәрби ант һәм бурычка тугры калулары турында сөйләде. Чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.  Шулай ук китапханәдә «Әфган сугышы геройларына багышлана» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.

16 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Совет Кораллы көчләрен Әфганстаннан чыгаруга һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган "Әфган кайтавазы мәңгелек" дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Муса Җәлил исемен телгә алуга гадәти булмаган, ниндидер күпкырлы даһи кеше күз алдына килгәндәй була. Ул- ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен  курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә, батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан 15 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә «Җәлил - җырлый белгән бөркет ул, сугыша белгән былбыл» дип исемләнгән шигъри сәгать узды.  Шагыйрьнең биографиясе, шигъри иҗаты - Ватанга мәхәббәт һәм батырлык дөньясы. Укучылар аның биографиясе, иҗат юлы турында хәтер яңарттылар, шигырьләрен укыдылар.

Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның тормыш юлы күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International