"Әфган кайтавазы мәңгелек"

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Совет Кораллы көчләрен Әфганстаннан чыгаруга һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган "Әфган кайтавазы мәңгелек" дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Сугыш күп гаиләләрнең язмышларын үзгәртте, аларның тарихында мәңгелек эз калдырды. Китапханәче сугышта катнашкан һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән авылдашларыбыз турында сөйләде. Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетебез Зайнуллин Ришатның әнисе Гүзәл ханым белән очрашып әңгәмә үткәрелде.

Үзегезнең бурычыгызны намус белән һәм тулысынча үтәгән Россия солдатлары, сезгә, хөрмәт белән, баш иябез! Үз гражданлык бурычларын үтәгән һәм үтәүче, Ватан алдында биргән антларына тугры калучыларга рәхмәт  белдерәбез. Сугышчыларыбызның батырлыгы һәм каһарманлыгы мәңгелек һәм һәрвакыт тирән хөрмәткә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International