«Җәлил -җырлый белгән бөркет ул, сугыша белгән былбыл»

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Муса Җәлил исемен телгә алуга гадәти булмаган, ниндидер күпкырлы даһи кеше күз алдына килгәндәй була. Ул- ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен  курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә, батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан 15 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә «Җәлил - җырлый белгән бөркет ул, сугыша белгән былбыл» дип исемләнгән шигъри сәгать узды.  Шагыйрьнең биографиясе, шигъри иҗаты - Ватанга мәхәббәт һәм батырлык дөньясы. Укучылар аның биографиясе, иҗат юлы турында хәтер яңарттылар, шигырьләрен укыдылар.

Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның тормыш юлы күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International