ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

15 февраль көнне Сауш авыл китапханәсендә “Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе!” дип исемләнгән Илһам Шакировны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага “Ак калфак” берләшмәсенә даими йөрүче китап укучылар һәм бөек җырчыбыз иҗатын яраткан, хөрмәт иткән кунаклар килгән иде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М. кичәгә килүчеләрне бөек җырчының тормышы, иҗаты белән таныштырды. Татар халкының бөек моң иясе турында электрон презентация күрсәтелде, видеоязмада аның җырлары тыңланды. Ә инде кичә ахырында килгән кунаклар үз истәлекләре, җылы фикерләре белән уртаклаштылар.

Акция Халыкара китап бүләк итү көненә багышлап оештырылды. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар яраткан китапларын бүләк итеп алып килдепәр, һәрберсе үз укучысын тапсын иде, - дигән теләк белән тапшырдылар. Бүләк ителгән китапларның тематикасы төрле: «хатын-кыз» романнары, детективлар, фантастика, аш-су китаплары, татар классиклары китаплары, балалар әдәбияты. "Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез" акциясе кысаларында Сауш авыл китапханәсенә 20дән артык китап бүләк иттеләр.

Чарада 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Балаларга шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты һәм танылган "Моабит дәфтәре" турында сөйләделәр. Алар шагыйрьнең кырыс фронт көннәре, фашистлар концлагеренда үткәрелгән коточкыч вакыт, бердәнбер коралы - аның шигырьләре турында белделәр.

15 февраль Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне.  Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханә хезмәткәре китап укучы балалар белән “Әфганстан - тере хәтер” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Соңыннан яу кырында ятып калган әфганчылар истәлегенә һәйкәл янына чәчәкләр салынды.

Ул яз башы һәм өстәлләрдә  мул итеп кызарып пешкән  коймак булуы белән бәйле. Кагыйдә буларак, һәр гаиләдә Май чабу  бәйрәменә курчак ясаганнар. Май чабу курчаклары кышны озатуда мөһим рольне уйный. Ул гаиләдәге муллык символы һәм йортның  сакчысы буларак билгеле.

15 февраль - Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Антым белән илне якладым” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. “Муса Җәлил: иҗаты һәм батырлыгы” исемле китап күргәзмәсе ясалып, күзәтү үткәрелде, шигырьләре кычкырып укылды. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

16 февральдә «Батыр» спорт комплексында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» шау-шулы һәм күңелле узды. Катнашучыларны тизлек, игътибарлылык, төгәллек һәм көч өчен кызыклы бәйгеләр көтә иде. Барлык биремнәрне үтәп, балалар үзләренең ныклыгын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Барлык бәйге нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри җиңүчеләрне игълан итте һәм әлеге чарада катнашучыларга грамоталар,бүләкләр тапшырды. Безнең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Хазинурова Г.Р., Шакирова Г. И.) 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз, афәрин!

15 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре   Иске Җөри урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 117 ел булу уӊаеннан викторина үткәрделәр. Бу чараныӊ  максаты булып  балаларда язучыга карата хөрмәт һәм  горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды.

Бу көн - әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Афганстан безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Очрашуда авылда яшәүче афганчы-интернационалист Фәнил Гараев катнашты. Ул балаларга үзенең хәрби бурычын үтәгәдә күргәннәрен, уй-кичерешләрен сөйләде.

Бу көнне кешеләр үз теләкләре белән балаларга китаплар бирәләр һәм башкаларны рухландыралар. Иске Карабаян авылы китапханәчесе Олы Нырсы урта мәктәбендә белем алучы 2 һәм 3 сыйныф укучыларына китаплар бүләк итте.  Балалар рәхәтләнеп әлеге китаплардан әкиятләр, шигырьләр һәм маҗаралы тарихларны укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International