Май чабу - иң борынгы славян бәйрәме, иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе.

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Ул яз башы һәм өстәлләрдә  мул итеп кызарып пешкән  коймак булуы белән бәйле. Кагыйдә буларак, һәр гаиләдә Май чабу  бәйрәменә курчак ясаганнар. Май чабу курчаклары кышны озатуда мөһим рольне уйный. Ул гаиләдәге муллык символы һәм йортның  сакчысы буларак билгеле.

5 февраль көнне  Ачы мәдәният йортында Май чабу атналыгы кысаларында курчак ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Белоусова Наталья Анатольевна май чабу курчагын төрле материаллардан: ботаклардан, саламнан, хәтта агач кашыклардан ясап була икәнлеге турында сөйләде! Катнашучылар, шулай ук, әлеге курчакларының ата-бабаларыбызның үз йортларын төрле зыяннан  һәм тискәре йогынтыдан саклавын белделәр. Шул ук вакытта яхшы энергияне саклап калу һәм бәхетне җәлеп итү максатыннан курчакны ясаганда  кайчы һәм энә кулланмауны мөһим икәнен аңладылар.

Кызыклы шөгыль артында катнашучылар вакытның ничек тиз узуын сизмәделәр, һәркемнең курчаклары матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International