Викторина үткәрделәр.

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре   Иске Җөри урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 117 ел булу уӊаеннан викторина үткәрделәр. Бу чараныӊ  максаты булып  балаларда язучыга карата хөрмәт һәм  горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәчеләр балаларга Муса  Җәлилнеӊ  балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр, М.Җәлилгә багышланган презентация карадылар. Укучылар ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан балалар М.Жәлилнеӊ “Кызыл ромашка”, “Сәгать”, “Кәккүк” шигырьләрен укыдылар.   Чара ахырында «Муса Җәлил - халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International