ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2023 ел
җомга

Рус шагыйре Василий Андреевич Жуковскийның тууына 240 ел тулу уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Светлые образы сказок Жуковского» дип исемләнгән әкиятләр иленә әдәби сәяхәт үткәрелде. Балалар шагыйрьнең балачагы, өйдә белем алуы, рәсем ясауга мәхәббәт хисе уянуы, бөек шагыйрь А.С.Пушкин белән дуслыгы, В.А. Жуковский император Николай I нең улы Александрның остазы булуы хакында белде.  

Яшь анти-фашист геройны искә алу көне уңаеннан, 7 февральдә, "Почемучки" клубы балалары өчен Шармыш авыл китапханәсендә "Герой балалар" дигән батырлык дәресе үтте. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләге - Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнгән малайлар һәм кызлар турында сөйләде.

"Ел тәрбиячесе-2023" республика конкурсының муниципаль этабын узып, тәрбиячебез Хисамутдинова Л.Н. кичә  Кукмара шәһәренең 5 нче "Йолдызлык" балалар бакчасында узган зона этабында катнашты. Ул сөйләм үсеше буенча белем бирү эшчәнлеген күрсәтте һәм эш тәҗрибәсе белән чыгыш ясады.
Конкурста Саба, Мамадыш, Кукмара, Балтач районнарыннан барлыгы 14 педагог катнашты. "Ел тәрбиячесе-2023" республика һөнәри конкурсының зона этабы нәтиҗәләре 10 мартта яктыртылачак.

Иске Җөри модель китапханәсе  китап укучылар өчен «Дегустация книжных новинок» дип исемләнгән библиографик күзәтү үткәрде. Яңа китаплар - укучылар өчен һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Бу хис барлык уку сөючеләргә таныш. Биредә укымаган әсәрләрне теләгән һәркем таба алды. Китапханәгә килүчеләр буш вакытларын файдалы үткәрү, аралашу, фикер алышу мөмкинлеге алдылар.

3 февраль көнне Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Йөзек кашы», «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Мәйдан», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» исемле роман, повестьлары, күпсанлы хикәяләре белән татар әдәбиятының классигы булып танылган әдип Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулды.

Шул уңайдан  Иске Җөри модель китапханәсендә “Идел ярындагы зур сугыш”дип исемләнгән   патриотик сәгать үткәрелде. Безнең авылдан да Сталинград сугышы аша узган авылдашлар бар.  Сталинград сугышы турында   видеоролик  күрсәтелде һәм  әлеге сугышта катнашкан авылдашлар турында сөйләнде. Укучылар игътибарына китапханәдә   китап  күргәзмәсе куеды. Күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

2 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханә хезмәткәре «Дәһшәтле Сталинград сугышы» дип исемләнгән тарих сагате үткәрде. Балаларны мөһим тарихи дата белән таныштырды, герой-Сталинград шәһәре, аны яклаучылар, сугышның тарихи фактлары, совет солдатларының дәһшәтле сугышы һәм батырлыгы турында сөйләде. 

3 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатыйх Хөснинең тууына 115 ел тулу  уңаеннан “Әдэбиятыбыз күгендә үз  йолдызыбыз” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә язучының иҗат юлы белән танышканнан соң, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, презентация күрсәтелде.

Күкчә авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Ф.Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Фатих ага Хөснидән кыйммәтле күчтәнәч” дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Әлеге чарада Фатих Хөснинең “Татар карчыклары”, “Кабак” хикәяләреннән өзекләр күрсәтелде, “Сөйләнмәгән хикәя”, “Венеция” хикәяләре укылды. Шулай ук Фатих Хөсни сүзләренә язылган җыр башкарылды. Кичә барышында Фатих Хөснинең туган авылы Мәтәскәнең табигатен мактап язылган шигырьләр дә укылды. Үткәрелгән чарадан тамашачы канәгать калды.

Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә клубта үткәрелә торган вәгазь кичәсенә дин өлкәсендә гыйлемнәрен арттырырга теләүчеләр, гомумән, барлык мөселман кардәшләребез дә килә ала. 2 февраль көнне Шәтке авылы мәдәният йортында авылыбыз мулласы Флүр хәзрәт белән вәгазь кичәсе үткәрелде. Без мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге кичәдә катнашып, дини гыйлемнәребезне арттырдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International