Яшь анти-фашист геройны искә алу көне уңаеннан, 7 февральдә, "Почемучки" клубы балалары өчен Шармыш авыл китапханәсендә "Герой балалар" дигән батырлык дәресе үтте. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләге - Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнгән малайлар һәм кызлар турында сөйләде. Яшь укучылар яшьтәшләре хакында бик кызыксынып тыңладылар, аларның батырлыгы киләсе буыннар хәтерендә мәңге сакланыр. Батырлык дәресе "Герой балалар" электрон презентациясе һәм «У войны не детское лицо» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү белән үрелеп барды. Балалар Сергей Алексеев әсәрләре, пионер-геройлар турында китаплар, Бөек Ватан сугышы турында җыентыклар һәм башка материаллар белән таныштылар.