"Ел тәрбиячесе-2023" республика конкурсының муниципаль этабын узып, тәрбиячебез Хисамутдинова Л.Н. кичә Кукмара шәһәренең 5 нче "Йолдызлык" балалар бакчасында узган зона этабында катнашты. Ул сөйләм үсеше буенча белем бирү эшчәнлеген күрсәтте һәм эш тәҗрибәсе белән чыгыш ясады.
Конкурста Саба, Мамадыш, Кукмара, Балтач районнарыннан барлыгы 14 педагог катнашты. "Ел тәрбиячесе-2023" республика һөнәри конкурсының зона этабы нәтиҗәләре 10 мартта яктыртылачак.