1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында район мәдәният йортында тармак белгечләрен чакырып «түгәрәк өстәл» оештырылды:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
2022 елның 05 декабреннән алып 09 декабрьгә кадәр халык сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 08 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
2022 елның 27 ноябрендә Базарлы Матак бистәсендә, 2006-2008 елгы, 2009 елгы һәм аннан кечерәк елларда туган укучылар арасында бадминтон буенча «ПРОБА ПЕРА» 2019 республика ярышлары булып узды, анда безнең команда да катнашты. Безнең районның җыелма командасы составына Баландыш төп мәктәбеннән Җаббаров Алмаз Фоат улы укучылары керде. Ярышларда 17 команда катнашты. Безнең команда 3 нче урынны алды.
Иң матур бәйрәмнәр арасында булган Әниләр көне уңаеннан Шармыш авылында "Дөнья ана мәхәббәте белән матур" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Алып баручылар тамашачы буларак килгән барлык әниләрне дә иң якты, мәхәббәтле, игелекле бәйрәм белән котладылар. Кичәдә Шармыш мәктәп укучылары һәм “Березка” коллективы тарафыннан ананың бөеклеге хакында матур хикәяләр җырлар, шигырьләр яңгырады. Әниләр көненә багышлап шулай ук «Нет на свете ближе и роднее» дигән тематик китап күргәзмәсе дә эшләнгән иде. Китапханәче бәйрәмнең барлык катнашучыларына да сайлап алынган әлеге китапларны укырга, ә укылган булса, яңадан искә төшерергә тәкъдим итте.
25 ноябрь көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә әниләр көненә багышланган "Әнием күңел кояшы" дигән бәйрәм кичәсе булып утте. Бәйрәм әниләр турындагы матур шигырләр, җырлар белән үрелеп барды һәм чәй өстәле артында тәмамланды.
25 ноябрь көнне Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясенә актив кушылдылар.
Диктант грамоталы язуны үстерүгә, татар әдәби телен белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлдерелгән. Мондый чаралар туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.
23 ноября коллектив МБОУ-Большемешинской СОШ «Нур», прошедший отборочный тур, выступил на зональном этапе республиканского фестиваля детских юношеских театров "Сайяр". Лауреаты и дипломанты конкурса определятся 5 декабря 2022 года.
Цель данного мероприятия-повышение интереса у детей к духовному наследию татарского народа.Он объединяет артистов разных школ, помогая им прикоснуться к чуду театрального искусства.
Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары район үзәге Теләчедә урнашкан “Дулкын” бассейнында йөзәргә өйрәнү буенча күнекмәләр алып кайттылар.