Спектакльне сәхнәгә Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре куйды. Тамашачы яратып кабул иткән бу спектакльдә Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова Ханә әби ролен башкарды. Сюжет буенча, картлар йортында яшәүче әбиләр электрик булып эшкә килгән Абдуллага кияүгә китәргә телиләр. Алар үзләренең яшьлек елларын, ирләрен искә алалар. Абдулла авыр тормыш юлын үткән әбиләрнең барысын да үз өенә алып кайтып китәргә хәл итә. Спектакль бер сулышта узды. Тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр.
Мама - самое первое и главное слово в нашей судьбе. С неё берем пример, учимся любви, заботе, ответственности, уважению. По случаю Дня матери в сельском клубе собрались умелые, трудолюбивые мамы и бабушки. Они вместе с гармонистами Нуриманом Сабирзяновым и Рафиком Халиуллиным вспомнили свои песни юности. А также, присоединившись к акции “Сугышчыларга җылы оекбаш” в поддержку участников специальной военной операции, связали шерстяные носки. Для собравшихся гостей было организовано чаепитие. Работники культуры выражают благодарность предпринимателям села за помощь в подготовке этого чаепития.
Илебезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез татарча диктант яза. “Татарча диктант” белем тикшерү чарасы 2014-2020 елларда Татарстан Республикасы” дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысалырында узыдырыла башлады.
Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. 27 ноябрь – әниләр көне. Россиядә ул һәр елның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылында Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында эшләп килүче "Сәйлән" театр коллективы Рабит Батулланың "Кичер мине әнкәй" дип исемләнгән сагышлы комедиясен тәгъдим итте.
Балалар бу бәйрәмне күптән көтеп, аңа ныклап әзерләнеп каршы алдылар. Иң беренче әниләрне өлкән балалар котлады, соңыннан кечкенәләр үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Балалар әниләренә матур җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр, экология буенча өйрәнгән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Иң ахырдан әниләрен кочаклап , үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.Әниләр рәхмәтләрен әйттеләр, дөньяларның тыныч булуын, балаларның исән-сау үсүләрен теләделәр.
Россиядә Әниләр көнен чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм — тормышыбыздагы иң мөһим кешегә - әнигә булган мәхәббәтебезне һәм тирән рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән сәбәп. Чөнки Әни — игелек, зирәклек һәм шәфкатьлек диңгезе. Максабаш авыл китапханәсе башлангыч мәктәп белән берлектә “Җәннәт- әниләрнең аяк астында” дип иселәнгән бәйрәм чарасы уздырдылар. Әниләрне котлап матур шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Шулай ук китапханәдә шул исемдә китап күргәзмәсе дә урын алды.
Иске Җөри модель китапханәсендә ЮХИДИ бүлегенең әйдәп баручы белгече һәм Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Бәдриева Н.Р. белән берлектә «Юл фәннәре әлифбасы» дигән дәрес-уен үткәрелде. Алар балаларны юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлары, билгеләре белән таныштырдылар, чөнки юл билгеләрен белү дә, юлда үз-үзеңне дөрес тоту кебек үк мөһим. Электрон китапны кулланып балалар табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Чара ахырында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мультфильм карадылар,
Иң кадерле кешеләре хөрмәтенә җырлар җырладылар, әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Рәхмәт сүзләрен шигъри юлларга салдылар. Әниләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә тырыштылар
«Татарча диктант» — бик әһәмиятле проект. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк. Анда катнашучыларның саны елдан-ел арта. 25 нче ноябрьдә, көндезге сәгать 11дә теләгән барлык кеше дә «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала иде. «Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда диктант укылды. Баландыш төп мәктәбе дә бу акциядә бик теләп катнашты. 5-9 нчы сыйныф укучылары, мәктәп укытучылары да диктант язып, үз белемнәрен тикшереп карадылар. Диктант тәмамлангач, катнашучылар фикерләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар татар теленә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.