Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендә, илебездә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрь көненә туры килә. Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Әниләр безгә тормыш, яшәеш бүләк иткән иң изге затлар! Дөньядагы һәрбер кеше өчен дә әнидән дә кадерлерәк кеше, мөгаен, юктыр! Шушы бәйрәм уңаеннан район китапханәләрендә тематик күргәзмәләр, очрашу-кичәләр, әңгәмәләр,әниләргә бүләк ясау буенча төрле мастер-класслар һәм башка матур чаралар узды.
25 ноябрьдә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комититының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Ришат Зиннур улы һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгың Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы эш визиты белән безнең Баландыш мәктәбендә һәм балалар бакчасында булдылыр. Алар “Кызыл китап аланында” дип аталган әдәби музыкаль кичә карадылар. Кичә ахырында “Мин һәм Кызыл китап” бәйгесендә катнашкан балаларга һәм призлы урыннар алучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар.
Җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче - әни. Шуңа күрә буген Шәдке балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып үтте. Балалар үзләренең матур шигырьләрен, биюләрен, җырларын җырлап әниләрен сөендерделәр. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез.
Олы Нырсы урта мәктәбендә Балалар иҗат үзәгенең" Өстәмә белем бирүдә укучылар белән эшләүне оештыруның заманча формалары» темасына өстәмә белем бирү педагогларының район семинары узды. Өстәмә белем бирү педагогы Хәлилова Л.Р. Туган якны өйрәнү музеенда экскурсия үткәрде. «Край мой родной» берләшмәсендә белем алучы ике укучы туган якны өйрәнү проектларын яклады. Әхмәтшина В.Г. «Узелковый батик» мастер-классын, Мөбинова Г. Г. «Театральләштерелгән эшчәнлек-балалар иҗатына юл» мастер – классын, Зарипова Л. Г. «Яңа ел шәмнәрен бизәү» мастер-классын күрсәтте.
Әлки районында «Алина» спорт комплексы базасында бадминтон буенча " Проба пера» республика ярышлары узды. Баландыш төп мәктәбе укучылары ике яшь категориясендә катнаштылар : 2006-2008 һәм 2009-2011 елларда туган укучылар арасында кече төркем 5нче урынны яулады, өлкәннәр төркеме ярышларның бронза призерлары булдылар. Тренер– укытучы-Җаббаров Алмаз Фоат улы . Котлыйбыз!
Әниләр көне - ул искиткеч, дулкынландыргыч бәйрәм. Ул үзенең килүе белән һәрберебезнең тормышында иң төп кеше – әни булуын искә төшерә. Әни – һәркайсыбыз өчен дә иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, аларның яратуын тою җанга рәхәтлек бирә, авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Нәкъ менә әни яңа тормыш бирә. Әни шәфкатьле, назлы һәм кайгыртучан.
Һәр ел саен билгеләп үтелүче Әниләр көне кысаларында, Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән гражданның әнисе белән очрашу оештырылды.
Арча шәһәренең Арча урта мәктәбе спортзалында 2007-2008, 2009 нчы елда туган һәм аннан да кечерәк егетләр арасында Искәндәровлар гаиләсе һәм 6 номерлы Арча урта мәктәбе корәшчеләре әти-әниләре призына көрәш буенча ачык Арча муниципаль районы беренчелеге узды. Бу ярышта Арча, Теләче, Әтнә, Питрәч, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан, Казан шәһәренең Осиново бистәсеннән яшь көрәшчеләр катнашты катнашты. Тренерлар Галимов Д.И., Гыйниятуллин И.С.. Шәмсетдинов Р.М.җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Балалар бу бәйрәмне күптән көтеп, аңа ныклап әзерләнеп каршы алдылар. Иң беренче әниләрне өлкән балалар котлады, соңыннан кечкенәләр үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Балалар әниләренә матур җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр, экология буенча өйрәнгән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Иң ахырдан әниләрен кочаклап , үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.Әниләр рәхмәтләрен әйттеләр, дөньяларның тыныч булуын, балаларның исән-сау үсүләрен теләделәр.
Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Дөньяда әниләргә багышланган махсус көннәрнең барлыкка килүе гаҗәп түгел. Алар бөтен дөньяда үткәрелә. Олы Мәтәскә авлылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан “Ташкын” үзешчән театр коллективы Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен куйдылар. Мәдәният хезмәткәрләре спектакльдән кергән керемне мобилизацияләнгән авылдашларыбызның гаиләләренә матди ярдәм буларак тапшырдылар.